Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия стартаплар бәйгесендә Казаннан өч фәнни проект финалга чыкты

Казаннан өч инновацион эшләнмә Россиянең «GenerationS» стартаплар бәйгесендә катнашып, корпоратив акселераторлар программасында катнашу хокукына ия булган. Бу хакта бәйгене оештыручы «РВК» фондлар дәү...

Казаннан өч инновацион эшләнмә Россиянең «GenerationS» стартаплар бәйгесендә катнашып, корпоратив акселераторлар программасында катнашу хокукына ия булган. Бу хакта бәйгене оештыручы «РВК» фондлар дәүләт фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.


 

«GenerationS» — Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң зур стартап-акселераторларның берсе. Мәскәүдә оештырылган чираттагы бәйгедә Россиядән һәм Көнчыгыш Европадан югары технологияләр өлкәсендәге көч куючы 300 дән артык эшмәкәр катнашкан. Командалар үз проектын экспертларга, инвесторларга һәм корпоратив хезмәттәшләргә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, 120 иң яхшы стартап сайлап алынган. Әлеге исемлеккә Казаннан да өч проект кергән.


Мәсәлән, Айдар Сабитов трансформатордагы кәгазь изоляциянең куллану вакытын тикшерүгә билгеләнгән үзенең җиһазын камилләштерүне һәм үсеше өстәндәге эшне Power&Energy компаниясе белән берлектә дәвам итәчәк. Үз проектын уо киләчәктә Россиянең энергетика компанияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук инвесторлар белән берләктә гамәлгә куя алачак.


Марат Кадыйровның «Рискны теркәү» проекты «Finance&Banking Technologies» оешмасы белән берлектә тормышка ашырылачак. Бу юнәлештәге проектларны тормышка ашыручыларга Россиянең венчур фондлары вәкилләре бергә эшләү мөмкилеге бирелә. Иң яхшы проект авторларына чит илдә белемнәрен артырырга тәкъдим ителәчәк.


«LifeScience» командасы белән берлектә Артур Заһитов исемле Казан егете эшләячәк. «Укол ясау өчен шәхси автомат инъектор» проекты авторы буларак ул үзенең эшләнмәсен дарулар ясау, диагностика системалары, медицина кирәк-яраклары, шулай ук кеше сәламәтлеген тикшерү технологияләре белән шөгыльләнүче командалар ярдәмендә камилләштереләчәк.


Бәйгенең хәзерге этабында барлык командаларга да белгечләр булышачак, кайбер яшьләргә чит илдә белемнәрен күтәрү мөмкинлеге тудырылачак, инвестицияләр җәлеп итүдә һәм проектны базарга чыгаруда, Россиянең алдынгы корпорацияләре белән хезмәттәшлек урнаштыруда ярдәм күрсәтеләчәк.


Сайлау турларын узган командалар 2017 елның февраль аена кадәр хезмәттәш-корпорацияләр базасында үтәчәк корпоратив акселераторларда катнашачак. Монда алар үз продуктларын кулланышта тикшереп, базарга чыгаруга әзерләячәк.


Корпоратив акселаторларның соңгы этабында проектлар инвестиция комитетына һәм хезмәттәш-корпорациянең фәнни-техник советы игътибарына тәкъдим ителәчәк.


Җиңүче командалар исемнәре «GenerationS» супер-финалында 2017 елның мартында билгеле булачак. Бәйгенең приз фонды 15 миллион сумны тәшкил итә, хезмәттәшләрдән гомуми приз фонды 100 миллион сумнан артып китәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ