Логотип Магариф уку
Цитата:

Министрлар Кабинетында БДИ тапшыру мәсьәләләрен... татарча аңлаттылар

Матбугат чараларында эшләү дәверемдә төрле министрлык, ведомство оештырган шактый гына матбугат конференцияләрендә, брифинг, киңәшмә-утырышларда булганым бар. Тик республикабызның Төп Законында акка к...

Матбугат чараларында эшләү дәверемдә төрле министрлык, ведомство оештырган шактый гына матбугат конференцияләрендә, брифинг, киңәшмә-утырышларда булганым бар. Тик республикабызның Төп Законында акка кара белән «татар һәм рус телләре дәүләт телләре» язылса да, мондый чараларда бер кәлимә татарча сүз ишетә алмыйча, зар-интизар була идек. Хәтта конференцияне алып баручылары үз милләтебездән булсалар да...


Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында 2017 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру мәсьәләләренә багышланган брифингта да бу өлкәдә ниндидер үзгәреш булырына  артык өмет тә багламаган идем. Тик... нык кына ялгышканмын икән шул. Брифингта катнашкан Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары, әлеге министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты җитәкчесе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманованың һәр икесе дә очрашуны русча сөйләүдән башласалар да, журналистлар тарафыннан татарча бирелгән бар сорауга саф татарча тәфсилле җавапларын ирештерде. Шактый катлаулы теманы, үзенчәлекле терминнарны үз телебездә дөрес итеп әйтә белеп, журналистларга ачып сала белде алар. Тагын шунысына игътибар иттем: залда рус журналистлары булса да, араларында министрлык вәкилләренең татарча сөйләүләренә ризасызлык белдерүче я инде: «Татарча тәрҗемә итегез», – дип дәгъва белдерүче  булмады. Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләренең бу яхшы үрнәге озын гомерле һәм башкалар өчен дә өлге булсын иде. Кем белә, республикабызның дәүләт учреждениеләрендә, министрлыкларында мондый брифинг-конференцияләрнең тулаем татар телендә уздырылганнарын да тиздән, бик тиздән күрергә насыйп булыр әле.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ