Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген “Авыл укытучысы  — 2016” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе уздырылды

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы  — 2016” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе уздырды.Анда “Авыл укытучысы  — 2016” бәйгесенең җиңүчеләре Л...

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы  — 2016” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе уздырды.


Анда “Авыл укытучысы  — 2016” бәйгесенең җиңүчеләре Ландыш Әһлетдинова, Миләүшә Зарипова,  Резеда Галимова, “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, бәйгенең жюри әгъзасы Мидхәт Садыйков катнашты.


Соңыннан Ратушада уздырылган  өстенлекле “Мәгариф” милли проектында катнашкан иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрләренә һәм “Авыл укытучысы – 2016” конкурсында җиңгән укытучыларын бүләкләү тантанасында “Авыл укытучысы – 2016” конкурсының җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының  мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Без әлеге конкурсны “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары белән бергә үткәрәбез. Әлеге мөһим конкурсны оештырган өчен аларга зур рәхмәт. Авыл җирендә һәм шәһәрдә укытуы процессы аерылып торырга тиеш түгел. Һәркайда да талантлы һәм югары белемле кадрлар укытырга тиеш. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең алдыбызга шундый бурыч куйды. Без киләсе елда “Авыл укытучысы” конкурсын тагын да югарырак дәрәҗәдә күтәрергә һәм тагын да кызыклырак бүләкләр булдырырга уйлыйбыз”, - диде үзенең чыгышында.


Менә алар – “Мастер-класс” бәйгесендә җиңүчеләр:


I урын


Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


II урын


Зарипова Миләүшә Рафис кызы, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


III урын


Галимова Резеда Закир кызы, Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:


“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Габсаматова Фәүзия Хәйдәр кызы, Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы;


“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә җиңүче – Гасимова Чулпан Гали кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы;


“Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә җиңүче – Кәримуллина Вафия Сәхип кызы, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы;


“Активлык тарафдары” номинациясендә җиңүче – Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы;


“Предметка мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы;


“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә җиңүче – Хәбибуллин Ленар Әсгат улы, Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы;


 “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче – Хәкимҗанова Гөлнара Фәрид кызы, Биектау районы Суксу урта мәктәбенең география укытучысы.


Белешмә:


Конкурс үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максаты белән оештырылды.


Йомгаклау этабы 14 сентябрьдә үткәрелгән иде. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары, низездә, Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте.


Алар әзерләгән мастер класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды. Аннары бәйгедә катнашучыларның үзара дустанә мөнәсәбәте, бер-берсенең дәресләрен тулыландыруда, укучылар сыйфатында катнашулары да ямь өстенә ямь булды. Жюри әгъзалары да һәр эшкә фәнни яктан килеп бәя бирде, җиңүчеләрне ачыклады.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ