Бүген - чит телләр һәм физикадан БДИ
Бүген Россиянең чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләр һәм физика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.Татарстанда чит телләрдән имтиханны 1760 кеше тапшырырга теләк белдергән, аның 1702е – инглиз тел...
Бүген Россиянең чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләр һәм физика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
Татарстанда чит телләрдән имтиханны 1760 кеше тапшырырга теләк белдергән, аның 1702е – инглиз теленә, 17 – француз теленә, 41е немец теленә туры килә.
Физикадан БДИны якынча 6,3 мең укучы тапшыра, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Комментарийлар