Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген информатика буенча халыкара олимпиадага нәтиҗәләр ясала

Бүген “Пирамида” күңел ачу үзәгендә информатика буенча XXVIII халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ мәгариф һәм фән министры ур...

Бүген “Пирамида” күңел ачу үзәгендә информатика буенча XXVIII халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, IOI президенты Красимир Манев, IOI 2016 рәисе, IOI  Халыкара комитет вәкиле Владимир Кирюхин катнаша.


Ярышка дөньяның 81 иленнән 300 катнашучы килгән иде. Алар арасында Татарстанның иң сәләтле укучылары да бар.


Соңгы нәтиҗәләр әле чыгарылмаса да, шуны әйтергә мөмкин: баллар буенча Кытай – 1, Россия – 2, Иран - 3 нче урында.


Катнашучыларның яртысы төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнсә дә, аларның бары тик проценты гына алтын медальгә лаек булды. Иң мөһиме: аларга эре IT-компанияләргә, төрле илләрнең дәрәҗәле югары уку йортларына ишекләр ачыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ