Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Казанда Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсенә старт бирелде

Инде хәбәр ителгәнчә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең быелгы республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 19 август көнне Лаешта үтәчәк һәм ул «Муниципаль мәгариф системаларының нәтиҗәлелеген күтәрү...

Инде хәбәр ителгәнчә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең быелгы республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 19 август көнне Лаешта үтәчәк һәм ул «Муниципаль мәгариф системаларының нәтиҗәлелеген күтәрү юллары»н тикшерүгә багышланачак.


Пленар утырышка кадәр республика педсоветы, дистәгә якын секциягә бүленеп, мәгариф системасының иң актуальпроблемаларын уртага салып тикшерергә җыена. Бүген исә шундый секцияләрнең иң беренчесендә катнашучылар «Белем бирүнең яңа дәүләт стандартлары нигезендә Татарстанда уку-укытуның эчтәлеген һәм  технологияләрен модернизацияләү үзенчәлекләре» хакында сүз алып барды. Әлеге секция утырышын уздыру урынын сайлап алынуы да ничектер үзгә: Татарстанның иң зур мәктәбе: анда 1125 бала гына укый. Быел I сыйныфта 8 сыйныф-комплект тупланачак. Иң заманча белем йорты: дөнья стандартларына туры килгән иң камил мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзендә кулланылышка керткән. Спорт заллары гына да икәү, бассейннары, хореография һәм театр заллары ук бар. Башлангыч  сыйныфлар аерым блокта урнашкан. Шөгыльләним дигән балага мәктәпнең үзендә үк хоккей тартмасы, волейбол, баскетбол мәйданчыклары, йөгерү юлы, футбол  кыры. Әле бу мәктәп Казанның иң яшь мәктәбе санала: 2015 елның 1 сентябрендә генә тәүге тапкыр киң ишекләрен ачкан булган. Сүзебез – Казандагы 179 нчы урта мәктәп хакында. Бу үзенчәлекле мәктәп белән якыннан танышу секция утырышында катнашучыларга да зур кызыксыну һәм соклану уятты. Чыннан да, бүгенге утырышны үткәрү урыны да, анда тикшерелгән мәсьәлә дә бик тә урынлы һәм актуаль.


Мәгълүм булганча, 2016 ел башыннан «2016–2020 елларга мәгарифне үстерү буенча максатчан федераль программасы» гамәлдә. Әлеге программаның максаты – заманча, инновацион  социаль юнәлешле үсешкә йөз тоткан сыйфалы белем бирү өчен тиешле шартлар тудыру. Әлеге программада күздә тотылган  максатлар нигезендә Татарстан «Яңа федераль белем бирү дәүләт стандартлары нигезендә уку-укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен модернизацияләү» чараларын гамәлгә ашыруда катнаша. Бу чараларны уздыру өчен, федераль бюджеттан 13,9 млн сум субсидия бүлеп бирү каралган. Программа нигезендә биш предмет өлкәсендә (җәмгыять белеме, география, технология, сынлы сәнгать, физик тәрбия) модернизацияләү концепцияльрен эшләү, әлеге фәннәр буенча Россия Федерациясенең – 3750, ә Татарстаннан 1250 укытучының белемнәрен күтәрү, бердәм автоматлаштырылган китапханәләр системасын төзү, пилот мәктәпләр өчен матур әдәбиятның электрон басмаларына керүне тәэмин итү, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча электрон атлас булдыру һәм мәктәп китапханәләре фондын электрон атласлары белән тулыландыру күздә тотыла.


Секция утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Мөхәммәтов «Яңа федераль белем бирү дәүләт стандартлары нигезендә Татарстанда уку-укытуның эчтәлеген һәм технологияләрне модернизанизацияләү: Татарстан тәҗрибәсе», Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Т.Алексеева «Гомуми белем бирү механизмнары һәм технологияләре үсешендә проектча якын килү», Мәгарифне үстерү институты ректоры Р.Бәдриева «Белем бирүнең яңача эчтәлеген булдыруда үзара хезмәттәшлек итүнең үзенчәлекләре», Казандагы 122 нче гимназия директоры О.Тигина «Яңа  федераль белем бирү дәүләт стандартлары контекстында укучыларны социальләштерү һәм аларга тәрбия программаларын гамәлгә ашыру», Әлмәттәге «Менеджер» шәхси мәгариф учреждениесе директоры Е.Резаева «Белем сыйфатын бәяләүнең эчке мәктәп системасы – шәхси белем бирү учреҗдениесендә модернизацияләү процессларының нигезе» дигән темаларга чыгыш ясады.


Соңыннан секция эшендә катнашучылар яңа федераль белем бирү дәүләт стандартлары нигезендә җәмгыять белеме, география, технология, физик тәрбия, сынлы сәнгать предметлары буенча укыту эчтәлеген һәм технологияләрен модернизацияләү концепцияләре проектларын тикшерүдә катнашты.


Секция утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Каюмов, РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Гыйльметдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ