Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Мамадыш районының Усали урта мәктәбенең тәҗрибәле педагогы Лидия Константинова юбилеен билгеләп үтә

Мамадыш районының  Усали урта мәктәбендә районыбызда гына түгел, республикабыз мөгаллимнәренә дә исеме  яхшы билгеле  укытучылар династиясе – Роза апа белән Семен дәдәй Пасыевларның кызы эшләгәнен бел...

Мамадыш районының  Усали урта мәктәбендә районыбызда гына түгел, республикабыз мөгаллимнәренә дә исеме  яхшы билгеле  укытучылар династиясе – Роза апа белән Семен дәдәй Пасыевларның кызы эшләгәнен белә идем. Үзебезнең район газетасы «Нократ»та чыккан кызыклы мәкаләләрен укып барам, кайдадыр, ниндидер конкурста җиңгәнен ишетәм...  Аның белән якыннан танышуым ул тарих укыта башлагач булды. Үзем озак еллар тарих, җәмгыять белеме укыткач, фикер алыша, кайбер мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә, киңәшләшә башладык.


Лидиф-фото...X сыйныфны алтын медальгә тәмамлаган кыз алдында «Кем булырга?» дигән сорау тумый. Якын туганнары Казан дәүләт финанс-икътисад институтына кыстап караса да, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә ул. Аның рус-татар бүлеген яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Анда да үзен белемле, тырыш, сәләтле студент итеп күрсәтә. Факультет буенча уздырылган сочинение конкурсларында I урынны алган дипломнарын бүген дә кадерләп саклый.


Лидия, укытучы һөнәрен сайламыйча, журналист булып китсә дә, зур уңышларга ирешер иде, дип уйлыйм.   «Мәгариф» журналы,   «Нократ» район газетасы, керәшеннәрнең «Туганайлар»ын укучылар аны Лидия  Пасыева буларак яхшы белә. «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре»ндә дә аның мәкаләләрен еш күрергә була.


Лидиядән менә дигән мәдәният хезмәткәре дә чыгар иде. Авылдашлары мәдәният йортында зур чаралар оештырасы булса да, аңа мөрәҗәгать итәләр. Усалидан чыккан күренекле шәхес Нәҗип Нәккашның юбилей кичәсен, авыл сәхнәсендә үзләренең гаиләсе – Пасыевлар концертын  әле һаман да яратып, сокланып искә алып сөйлиләр. Лидия аларның сценариен үзе иҗат итә, үзе алып бара, матур, сәнгатьле сөйләме белән тамашачының мәхәббәтен яулый белә.  Ул оештырган чаралар ничектер олысымак, зәвыклы, тантаналы, күркәм килеп чыга. Усали төбәгеннән чыккан, аның данлыклы мәктәбендә белем алган сәнгать әһелләре белән аралашып, даими элемтәдә тора, зуррак мероприятиеләргә аларны да чакырып, чараны тагын да затлы-зәвыклы итә.


Ләкин беренче чиратта ул – Укытучы. Аның укучылары район олимпиадаларында алдынгылыкны бирми, бердәм дәүләт имтиханнарында да югары балл җыеп, мәртәбәле вузларга керә. Республикакүләм конкурсларда катнашалар икән – призлы урыннар аларныкы. Соңгы елларда  түбәндәге шундый конкурсларда   уңышларга ирештеләр. «Шәҗәрә төзи беләсеңме?» конкурсында – II, «Әфганстан – безнең йөрәкләрдә» конкурсында III урын, «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Ризаэддин Фәхреддин – мәгърифәтче, тарихчы, педагог»  конкурсларында лауреат һ. б. Болары – Татарстан    Мәгариф һәм фән министры кул куйган Мактау кәгазьләре генә әле. Районкүләм, «Мәгариф» журналы оештырган конкурсларда  яуланган җиңүләре дә бихисап.


пасыева


Лидия Семёновна мәктәптә укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә дә тарта белә. Укучылары белән  Усали төбәгенең тарихы, топонимикасы турында материаллар туплаганнар. Нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча да тәҗрибәләре зур аларның.    Усали мәктәбендәге   «Туган якны өйрәнү» түгәрәген   дә ул җитәкли.


Лидиянең  иҗатында керәшеннәр темасы үзәк урынны алып тора. Владимир авылы топонимикасын өйрәнгән  хезмәте бар. Әфганстанда ятып калган Иван Даниловның тормыш юлына багышланган сыйныфтан тыш чара  эшкәртмәсе «Мәгариф» журналында дөнья күрде, республика конкурсында җиңүгә иреште. Үз нәселе, әби-бабалары, туганнары, аларның язмышлары турында да күп эзләнә, горурланып яза ул. Укучыларына үрнәк күрсәтә.  Усали мәктәбен тәмамлаган күренекле, атказанган исеме алган керәшен кешеләре турында материаллар туплый, Алар һәм гап-гади авыл кешеләре турында «Туганайлар» газетасына язып тора. «Керәшеннәр – Бөек Ватан сугышында» дигән конкурска да үз язмасын җибәрде. Бу изге сугышта катнашкан туганнары турында эзләнә, материал туплый. Бу көннәрдә ул репрессиягә дучар ителгән туганнарын барлау белән шөгыльләнә.


Кызлары – Алина белән Галина да сәләтлеләр затыннан. Җыр-биюгә дә, рәсем сәнгатенә дә гашыйклар. Алина – «Керәшен чибәре-2010» җиңүчесе булса, Галинасы – «Керәшен чибәре-2015» лауреаты, җыр сәнгате буенча район конкурслары җиңүчесе.


Күргәнебезчә, Лидия Семёновна –  иҗади шәхес. Шуңа да аның методик проблемасы да  «Тарих дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү» темасына багышланган. Бу проблема өстендә уңышлы һәм нәтиҗәле эш башкара ул. «Тарихчы – гади тикшерүче генә түгел, язучы да». Аның тарих кабинетында язылган В.Тихомирновның бу сүзләре тарихчы укытучы райондашым Лидия Семен кызы Константинова эшчәнлеге турында да ачык сөйли кебек.


1965 елның салкын декабрь ае. Балалар да бозлы тәрәзә пыялаларын тыннары белән эретеп, кышкы урамны өйдән генә күзәтеп утыра. Нәкъ шундый көннәрнең берсендә Семён абый белән Роза апаларның тату гаиләсендә түп-түгәрәк, сау-таза кыз дөньяга килүен белдереп аваз сала. Шатланышкан ата белән ана, кызга бәхет, шатлык, озын гомер, үзләренең дәвамчы булуын теләп, Лидия дип исем кушалар. Ул көннәрдән соң 50 ел гомер узып та киткән. 4 декабрьдә Лидия Семёновна үзенең   50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.


Бу – бер Лидиянең генә бәйрәме түгел, ә барча авылдашларының, райондашларың, тарихчы-галимнәрнең һәм дә «Мәгариф» журналы укучыларның да уртак бәйрәме. Әнә шул уңайдан Усали урта мәктәбенә Лидия ханымны юбилее белән котларга күпме укучылары, коллегалары, күрше-тирә мәктәп укытучылары, Казаннан күпме мәртәбәле кунаклар җыйналды. Алар арасында тарихчы галимнәрдән Фаяз Хуҗин, Тәэминә Биктимерова, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте советы рәисе Ленар Гайсин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, шагыйрь Ринат Нуруллин, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗановларның булуы гына да юбиляр коллегам Лидия Константиновага карата ихтирам-хөрмәтнең никадәр зур булуын абик тә ачык дәлилли. Гади, әмма гали УКЫТУЧЫ мондый дәрәҗәгә бик тә лаек дип саныйм. Юбилеең белән, Лидия!


Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш  районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы,


Татарстанның һәм Россиянең журналистлар берлекләре әгъзасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ