Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарының соңгысын тапшырдылар. Ә нәтиҗәләр ни сөйли соң?

Чыгарылыш сыйныф укучыларын да, ата-аналарны, укытучыларны да ел әйләнәсе «утлы таба»да тотып торган БДИ-ЕГЭ дигән «золым»нан котылып, иркенрәк сулыш алыр чак җитте, ниһаять. Бүген XI сыйныфлар соңгы...

Чыгарылыш сыйныф укучыларын да, ата-аналарны, укытучыларны да ел әйләнәсе «утлы таба»да тотып торган БДИ-ЕГЭ дигән «золым»нан котылып, иркенрәк сулыш алыр чак җитте, ниһаять. Бүген XI сыйныфлар соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды.
Химия һәм тарих фәннәренән иде ул. Мәгълүм булганча, чыгарылыш сыйныф укучыларына быел 14 фәннән БДИ тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде. Имтиханнарның беренче нәтиҗәләре билгеле дә инде. Төгәлрәк әйткәндә, географиядән, информатика, математиканың база һәм профиль өлешләре нәтиҗәләре мәгълүм. 22 июньнән дә соңга калмыйча җәмгыять белеме, физика, рус әдәбиятыннан да БДИ нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Ә инде бүген тапшырган химия һәм тарихтан БДИ нәтиҗәләре бары тик 4 июльдә генә билгеле булырга тиеш. БДИ нәтиҗәләренә килгәндә исә, аерым мәктәп, районнарда хәлләр ничегрәк икән? Шуны ачыклау максатыннан аларның берничәсенә мөрәҗәгать иттек.
Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты Гөлфия ИБРАҺИМОВА:
– Районыбызда быел XI сыйныфны тәмамлаган 255 бала математикадан профиль дәрәҗәсендә бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Районыбыз буенча бу фәннән уртача балл 56,54 булды. Республика буенча бу күрсәткеч 55,19 диләр. Димәк, безнең Алабуга районы укучылары математика фәненнән төшеп калганнар рәтендә түгел дигән сүз.
Казандагы 177 нче лицейның югары квалификация категорияле математика укытучысы Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА:
– Мәгълүм булганча, лицеебызда төгәл фәннәр тирәнтен укытыла. Шуңа да бездә елның-елында БДИ күрсәткечләренең күпкә югарырак булырга тиешлеге бәхәссез. Быел да ул шулай югары булуы белән безне сөендерде. Математикадан профиль дәрәҗәсендә лицеебыз буенча уртача балл 64 кә тигез булды. (Россия буенча исә быел бу күрсәткеч 47,1 баллдан артмый.) Үзем исә быел профильле XI сыйныфта математикадан укыткан идем. Әлеге сыйныф укучылары математикадан уртача 73 балл җыйный алды. Ә лицеебыздан 5 укучы исә математикадан 84 әр балл туплауга иреште..
Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА:
– Гимназиябез гуманитар юнәлештәге уку йорты статусында булса да, укучыларга төгәл фәннәрдән дә төпле белем бирү – төп максатыбыз. Шуңа быелгы унберенчеләребез матетикадан бердәм дәүләт имтиханының база өлеше буенча уртача 4,46 балл җыюга ирештеләр. Бу – һәр икенче укучыбызның имтихан эше «5»ле билгесе белән бәяләнгән дигән сүз бит. Математикадан профиль өлеше буенча уртача баллыбыз исә 56га тигез. Бу да – республиканың уртача күрсәткеченнән беркадәр югарырак.
Менделеевск районы Песәй урта мәктәбе директоры Илнар ҖИҺАНГӘРӘЕВ:
– IX сыйныфтан ике укучыбыз быел информатикадан төп дәүләт имтиханы тапшырды, икесенеке дә «5»лелек булды. Унберенче сыйныф укучылары арасында математикадан профиль дәрәҗәсен тапшыручылар уртача 60,3 балл җый ды. Мәктәбебезне быел тәмамлап чыгачак 7 укучының икесе Россиякүләм медальне дәгъвалый.
Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе директоры Наил ГАБИДУЛЛИН:
–Узган уку елында мәктәбебез «Республикабызның иң яхшы 20 авыл мәктәбе» исемлегенә кергән иде. Әлбәттә, аңа бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары күрсәткечләре нигез итеп алынуы берәүгә сер түгел. Бәхеткә, әлегә БДИ нәтиҗәлеренең быелгысы да йөзебезне кызартырлык түгел. Әйтик, Алмаз Хәкимуллин дигән укучыбыз, географиядән бердәм дәүләт имтиханы биреп, 92 балл туплауга иреште. Ләйсән Шәфыйкова дигән икенче укучыбыз математикадан профиль дәрәҗәсесе буенча  82 балл  җыйды. Гөлчәчәк Әкбәрова белән Разил Корбановларның исә бу күрсәткечләре 72 – 78 баллга тигез.
Фоторәсемнең чыганагы: https://orelgrad.ru/blog/2017/06/14/podvedeny-pervye-itogi-ege-po-matematike/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ