«Була ул һәркемдә!»

«Дүрт яшьлек кызым балалар бакчасына бер малайны күрер өчен генә йөри. Өйгә кайткач та бөтен сүзе аның турында. «Өр-яңа бантик тагып бардым, ә ул борылып та карамады», – дип өзгәләнде беркөн. Кызыма карап көләргәме, еларгамы икәнлеген дә белмим. Мәхәббәт бакчадан ук башлана микәнни?!
Наилә Сәмигуллина, Казан».

Люция ЧЕРНЯВСКАЯ,
Казанның 408 нче балалар бакчасы педагог-психологы

Мәхәббәт (гашыйк булу, күз төшү) – бик тә серле хис. Аның кечкенә бала күңелендә барлыкка килүе исә нормаль күренеш. Бу сабыйның эчке дөньясы бай булу турында сөйли. Бала ярата белә икән, димәк, ул чын Кеше дигән сүз. Ә инде аның күңел серен сезгә дә ачуына икеләтә шатланырга кирәк. Димәк, сез – менә дигән әти-әни! Балагыз сезгә ышана ала! Бу ышанычны югалта күрмәгез. Әле бит олылар да еш кына мәхәббәт хисен аңлата белми. Ә монда сабый…

Балагызның бу хисеннән көлә күрмәгез! Улыгыз яки кызыгызның гашыйк булуы турында бөтен туганнарга, таныш-белешләргә сөйләргә дә кирәкми. Сабыйга: «Беләсеңме, андый Әмирләр (Алсулар) күп булыр әле», – диюдән дә сак булыгыз. Киресенчә, мондый очракта баланың хәленә керергә кирәк. Мәхәббәтнең иң яхшы, якты хис булуын әйтегез. Сабыегыз белән чын күңелдән сөйләшегез, мәхәббәтнең төрле булуын аңлатыгыз. Әйтик, кешене нәрсәдер өчен (чибәр булганы, сине яратканы һ.б.) яратып була. Ләкин мәхәббәтнең иң яхшысы – «бернигә карамастан» ярату.

Балагыз күңеленә беренче мәхәббәт үсмер вакытта кереп урнашкан икән, аңа үз тарихыгызны сөйләргә була. Ирегез (хатыныгыз) белән кайда танышуыгызны, бер-берегезгә нинди яхшылыклар эшләвегезне сөйләгез, бергәләп никах, туй фотоларын карагыз.

Әгәр балагыз «сөйгәненә» бүләк әзерләгән (рәсем ясаган, яңа бантик таккан һ.б.) икән, аңа тыныч кына кайбер нәрсәләрне искәртергә онытмагыз. «Бәлки, ул малай (кыз) серле ярату хисе турында белмидер әле, бу хис аңа соңрак килер. Иң мөһиме – син мәхәббәтеңне белгертергә өйрәндең: яраткан кешеңә нидер бүләк итә аласың, аңа булышырга яки ниндидер яхшылык эшләргә мөмкин. Ул моңа шатланачак, үзенең кемгәдер ошавын аңлаячак. Ләкин бөтен кеше дә яратуны күрә белми. Андый вакытта бик тә күңелсез була. Тик син һәрвакыт бу турыда миңа сөйли аласың», – дип, балагызга җавапсыз мәхәббәт тә барлыгын аңлатыгыз. Шунда ук үзегезнең мәхәббәт тарихыгызны сөйләргә дә була. Ул чакта сез нишләдегез? Балаларыгызга нәрсә киңәш итәр идегез?

Балагыз белән «аның телендә», ягъни яшенә карап сөйләшегез. Сабыегызның күзе төшкән кешене ачуланмагыз. «Ул синең игътибарга лаек түгел», «Тапкансың яратыр кеше!», «Мин сезнең мөнәсәбәтләргә каршы», «Бөтен ир-атлар юньсез, синеке дә ташлап китәчәк» кебек сүзләр әйтүдән сак булыгыз! Олы тормышта боларның барысы да комплекс булып килеп чыгачак яки балагыз серләрен сезгә сөйләми башлаячак. Ә кем беләндер сөйләшү, үз проблемасы белән уртаклашу балага һава кебек кирәк! Чөнки сөйләгәндә кечкенә кешенең ярты «хәсрәте» югала, киеренкелек бетә. Ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлый. Менә күрерсез: балагыз белән чын күңелдән сөйләшергә өйрәнсәгез, үзегез дә өр-яңадан гашыйк булырсыз. Бу юлы инде кемгәдер түгел, ә мәхәббәтнең үзенә! Йөрәктә ярату яшәгәндә исә тормыш күпкә күңеллерәк!

Тагын бер киңәш: күңелегезне тыңлагыз! Ул сезгә нишләргә кирәклеген әйтми калмас. Тик балагыз йөрәгендә барлыкка килгән иң матур хис – мәхәббәтне генә сүндермәгез! Нәкъ җырдагыча: «Мәхәббәтсез яшәп булмый!..»

Фото: www.tagil-mama.ru

Добавить комментарий