Логотип Магариф уку
Цитата:

Булачак мөгаллимнәрнең кышкы укулары башлана

Бүген булачак укытучылар өчен кышкы мәктәпнең I сменасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль универс...

Бүген булачак укытучылар өчен кышкы мәктәпнең I сменасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре республика профсоюзы рәисе Юрий Прохоров, Казан сәләтләр ачык университеты директоры Айдар Акмалов катнашты.


Педагогик кадрларны максатчан әзерләү проекты 2016нчы елда гамәлгә ашырыла башлады. Проектта катнашучы студентларга ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия бирелә. Катнашучылар муниципаль районнарда кадрларга ихтыяҗны фаразлап сайланды. 2016 нчы елда математика һәм информатика, физика һәм математика, химия, биология һәм химия, башлангыч белем бирү, туган (татар) тел, әдәбият юнәлешләре буенча әзерлек башланды. 2017 нче елда аларга рус теле һәм әдәбияты өстәлде.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ