Логотип Магариф уку
Цитата:

2018 елга кадәр түзәргә. Ә аңарчы...

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең 2012 елда «Дәресләрдән соң мәктәп» дигән темага багышланган республика август киңәшмәсе Мамадышта узган иде. Гадәти генә авыл районы булган төбәктә мәктәптән тыш чарал...

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең 2012 елда «Дәресләрдән соң мәктәп» дигән темага багышланган республика август киңәшмәсе Мамадышта узган иде. Гадәти генә авыл районы булган төбәктә мәктәптән тыш чараларны заманча югарылыкта оештыру тәҗрибәсе ул чакта ук күпләрдә зур кызыксыну уяткан иде. Бу юнәлештә Мамадыш мөгаллимнәренең эзләнүләре нидән гыйбарәт? Районның Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Степан СПИРИДОНОВ белән әңгәмәбез шул хакта.


– Степан Петрович, яшь буынны заман таләпләреннән чыгып тәрбияләүдә өстәмә белем бирү учреждениеләренең дә роле зур. Бу җәһәттән, районыгыздагы өстәмә белем бирүнең торышы, структурасы белән таныштырып китсәгез иде. Мамадыш укучылары бигрәк тә нинди түгәрәк һәм секцияләргә яратып йөри?


– Чыннан да, балаларга дәрестән тыш өстәмә белем бирү системасы совет чорында ук үзенең зарурилыгын раслаган иде инде. Бүгенге яңа шартларда да ул үз әһәмиятен югалтмый. Чөнки баланың гармоник үсешендә дәресләр үз ролен уйнаса, өстәмә белем бирү түгәрәкләренең, берләшмәләренең тоткан урыны үзенчә. Алар, кошның ике канаты кебек, бер-берсен тулыландырып тора.


Районыбызда һәр укучының нинди дә булса түгәрәктә шөгыльләнүе максат итеп куелган. Спортка аеруча зур игътибар бирелә. Шул максатны гамәлгә ашырыр өчен, бездә төрле министрлыкларга караган биш өстәмә белем бирү оешмасы эшли. Шуның берсе – мәгариф системасына караган һәм авыллардагы мәктәп балалары белән дә эшләүче Балалар һәм яшүсмерләр йорты. Аның лицензияләнгән 7 төп: физкультура-спорт, нәфис-эстетик, экологик-биологик, туризм, социаль-педагогик, патриотик тәрбия, фәнни-техник иҗат юнәлешендә эшләүче 251 берләшмәсендә 2913 бала шөгыльләнә. Шуларның 821е ике яки өч түгәрәккә йөри.


Өстәмә белем фанатлар кулына калып бара
– Һәрнәрсәне кадрлар хәл итә, дибез. Сездә бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

– Кызганыч, соңгы вакытта бу иң кискен проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Кадрлар кытлыгы бигрәк тә авыл җирендә нык сизелә. Авыл мәктәпләрендәге берләшмәләрдә шул ук мәктәп укытучылары эшли бит инде. Азкомплектлы мәктәпләрдә мәгариф хезмәткәре болай да универсаль булырга мәҗбүр. Бездә дә эшли алсын өчен, ул әле өстәмә белем бирү педагогы буларак универсальләшергә, укып, өстәмә белгечлек алырга тиеш. Безнең өчен генә бер яки ике төркем белән эшләргә риза булган белгеч табу иң кыены. Тулы ставкада эшләр өчен, дүрт төркем булу кирәк. Бу инде төркем саен унбишәрдән алтмыш бала дигән сүз. Күпчелек авыл мәктәбендә исә хәзер бар булган бала шулкадәр генә.


Кадрларга бәйле кыенлыкларның соңгы вакытта иң кискене – хезмәткә түләүнең түбән булуы. Түгәрәк балалары белән эшләүче педагог шундый ук нагрузкада дәрес укытса, ике тапкыр күбрәк хезмәт хакы алыр иде. Шуңа да өстәмә белем бирү системасында фанатик альтруистлар гына кала бара. Бу – бездә генә түгел. Эре шәһәрләрдәге бюджеттагы өстәмә белем бирү оешмаларында да күбрәк пенсионер яки азрак акча эшләп булмасмы, дип йөрүче студентны күрәсең. Ә шәп белгечләр хосусый укыту оешмаларында, ата-аналар балаларын түләп йөртә торган түгәрәкләрдә хезмәт куя. Кызганычка, барлык гаиләләрнең дә үз баласын әлеге кыйммәтле түгәрәкләргә йөртергә көченнән килми. Ә өстәмә белем бирү педагогларына түләү 2018 елга гына дәрес укытучылар белән тигезләнәчәк. Аңарчы барлык социаль катлам балалары ихтыяҗын канәгатьләндерердәй өстәмә белем бирү системасын югалтып бетермәсәк ярый инде.


Шулай да күпчелек педагогларыбыз тырышып, иҗади эшли. Әйтик, укучыларыбыз милли көрәш турнирларында мәйдан тота. Вокаль һәм фольклор ансамбльләребез гел алдагы урыннарны гына яулый. Әле күптән түгел генә Үсәли урта мәктәбеннән педагог Гүзәлия Вәлиева җитәкчелегендәге «Сәйлән» фольклор ансамбле, «Халык җәүһәрләре» дигән республика конкурсында катнашып, I дәрәҗә дипломга лаек булды.


 – Яшь буынга хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирүдә тупланган тәҗрибәгез нидән гыйбарәт? 2012 елда Мамадышта узган республика август киңәшмәсендә катнашучыларга «Җир әлифбасы» дигән укыту-тәҗрибә участогын күрсәтеп, гаҗәпкә калдырган идегез...


– Һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә районыбыз мәктәпләренең шактый саллы һәм күпкырлы тәҗрибәсе бар. Бу өлкәгә районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов аерым игътибар бирә. 2012 елдагы республика август киңәшмәсе дә шул сәбәпле бездә узган иде. Анда күрсәтелгән «Җир әлифбасы» проекты – «Дәрестән соң мәктәп» дигән I республика грантлар конкурсында җиңеп, һәркайсы 1 млн сумлык җиһаз откан сигез проектның берсе. Аның максаты да – бу юнәлештә мәктәп яны тәҗрибә участокларында шөгыльләнеп, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү. Проект буенча аның төп катнашучылары Мамадыштагы 2 нче лицейның V – X сыйныф укучылары. Шул ук вакытта әлеге лицей авыл хуҗалыгы һәм башка предприятиеләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Балалар белән безнең өстәмә белем бирү педагоглары эшли. Йөз тапкыр ишетеп белүгә караганда, бер тапкыр күреп һәм тотып карау яхшырак, диләр бит. Шуңа да лицей укучылары, грант хисабына кайткан агротехнологик җиһазлар ярдәмендә теория белән практиканы үзара бәйләүдән тыш, чын-чынлап фән белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш, алар лицей ашханәсен яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итеп, артыгын сатып, акча эшләргә өйрәнә. Кыскасы, фермерлык нигезләре белән мәктәп яшеннән үк танышу мөмкинлеге ала.


«Җир әлифбасы»ннан тыш, Үсәли мәктәбендә «Яшь куян үрчетүчеләр», Зур Шыя мәктәбендә «Кисмәк, кәрҗин осталары», Көек-Ерыксада «Яшь яшелчәчеләр» берләшмәләре «Дәрестән соң мәктәп» кысаларында откан грант хисабына алган җиһазлар белән шактый нәтиҗәле эш оештыра алдылар. Педагогларыбызның балалар белән хезмәттәшлеге күркәм нәтиҗәсен бирә: елның-елында яшь натуралистларның Бөтенроссия конкурсында, академик А.Терентьев исемендәге Идел буе конференциясендә, укыту-производство бригадалары, укыту-тәҗрибә участоклары, мәктәп урманчылыклары арасындагы конкурсларда катнашып, призлы урыннарны алып киләбез. Узган ел Җөри мәктәбенең укыту-производство бригадасы Бөтенроссия конкурсында III урынга лаек булды. Әлеге эшчәнлегебез өчен быел безнең Балалар һәм яшүсмерләр йорты «Алтын көз» исемле XV Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде.


Бар яктан да булганнар


– Класстан тыш эшчәнлекне оештыруда нинди кызыклы эш алымнарыгыз бар? Үзегезгә генә хас нинди чаралар, конкурслар оештырыла? Яшь буынга хәрби-патриотик, эстетик тәрбия бирүдәге эш тәҗрибәгез дә укучыларыбыз өчен кызыклы булыр иде.


– Яшь буында туган якка мәхәббәт, туган телеңне хөрмәт итү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү төп юнәлешебез булып тора. Мәктәпләребездә «Туган якны өйрәнү» берләшмәләре оештырылган. Түгәрәк әгъзалары, туган ягыбыз, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында белем туплап, укыту-тәрбия мәсьәләләре белән генә шөгыльләнеп калмыйча, җәмгыятькә файдалы эш күнекмәләре дә алалар. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, районыбызда 28 мәктәп музее гына эшли. Алар чын мәгънәсендә укыту-тәрбия учагына әверелгән. Республикабыздагы бердәнбер «Яшь гвардиячеләр» музее Тәкәнеш урта мәктәбендә эшләп килә. Әлеге музейда йөрәкләрне тетрәндерерлек кичәләр, «Хәтер көне», «Батырлык дәресләре» еш уздырыла. Бу чараларны оештыручы музей җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Римма Нигъмәтуллинаның эш тәҗрибәсе белән республикабызның башка мәктәп музейлары да кызыксына. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда бу бигрәк тә мөһим. Соңгы елларда ул җитәкләгән музей һәм анда тәрбияләнүче балалар, төрле конкурсларда катнашып, зур уңышларга иреште.


Җөри урта мәктәбендәге төбәкне өйрәнү музее исә – этнографик юнәлештә эшләп килүче музейларның берсе. Әлеге музей эшчәнлегенә шул төбәктә дистә елдан артык республика күләмендә уздырылып килүче Питрау бәйрәме дә зур йогынты ясый. Музей экспозицияләренең берсе – милли киемнәргә багышланган булса, икенчесе керәшен йорты элементларын чагылдыра. Әлеге музей республикабыздагы иң яхшы этнографик музей дип табылды, «Керәшеннәр Бөек Ватан сугышында» дигән Бөтенроссия конкурсында исә II урынны яулады. Җөри музее экспонатлары Казанда узган Универсиада көннәрендә Татарстанның сынлы сәнгать музеенда эшләгән керәшен мәдәнияте экспозициясендә катнашты. Музей җитәкчесе Владимир Кузнецов – чын мәгънәсендә үз эшенең остасы.


Эстетик тәрбия бирү кысаларында районыбызда, республикада үткәрелә торган чаралардан тыш, «Нократ дулкыннары» фольклор фестивале, яшьләй арабыздан киткән танылган җырчы Диана Мишкина истәлегенә багышланган конкурс та елдан-ел популяррак була бара. Төрле милли һәм спорт ярышларын, җырлы-биюле конкурсларны колачлаган балалар җыены үткәрүне дә традициягә керттек. Бу чарада төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар үз осталыкларын күрсәтә, табигатьтә рәхәтләнеп ял итә. Яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә декоратив-гамәли сәнгатенең роле дә бик зур. Бу өлкәдә Тәкәнеш урта мәктәбендә эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәге эшчәнлеге аерым мактауга лаек. Түгәрәк җитәкчесе Рәмзия Низамиева балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерүне, милли сынлы сәнгате турында белемнәрен баетуны, төрле материаллар белән эш итү күнекмәләрен булдыруны төп максат итеп куя. Аның укучылары республика һәм район күләмендә уздырылучы ярышларда призлы урыннар яулый. Мәсәлән, республикакүләм «Алтын куллар» фестивалендә, «Татарстан – минем туган илем» дигән сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать конкурсында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган «Үз дөньябызны үзебез төзибез» бәйгесендә аларга тиңнәр булмады.


– Степан Петрович, ә Мамадыш балалары техник иҗатны үз итәме? Киләчәктә якташ галимегез – атаклы физик, Ленин премиясе лауреаты Камил Вәлиев эшен дәвам итәрдәй яшь алмаш тәрбияләү өчен ниләр эшлисез?


– Техник иҗат берләшмәләре республикада гына түгел, районыбызда да киң колач җәя башлады. Мамадыштагы 3, 4 нче урта мәктәпләрдә һәм 2 нче лицейда инде өченче елын, LEGO-mindstorms конструкторларына таянып, «Робот ясау» түгәрәкләре эшли. Без аңа 1 млн сумлык җиһазны республика конкурсында җиңү яулап откан идек. Буш урыннан, башлангыч тәҗрибәбез булмаган килеш башлап җибәрсәк тә, республика ярышларында катнашып, төрле номинацияләрдә призлы урыннар алуга ирештек. Районыбызның башка мәктәпләрендә дә робот ясау конструкторлары белән кызыксыну артты. Бу – балаларда техник фикерләү һәм конструкторлык сәләтен үстерүдә иң перспектив юлларның берсе.


Хәзер бездә техник иҗат юнәлешендә эшләүче 38 берләшмәдә 570 бала шөгыльләнә. Бу – барлык түгәрәкләрнең 12 процентын тәшкил итсә, киләсе елга аны – 15, аннары 18 процентка тутырырга йөз тотабыз. Кыенлыклар бар билгеле. Җиһазлар, белгечләр булдыру кирәк.


Балалар һәм яшүсмерләр йортында фәнни-өйрәнү түгәрәкләребез күп булмаса да, район мәгариф бүлеге тарафыннан бу эш бик яхшы куелган. «Сәләтле бала» дигән муниципаль проект, күптөрле конкурслар укучыларыбызны җитди эшчәнлеккә тарта. Кыскасы, Мамадышта Камил Вәлиев дәвамчылары булмый калмас, дигән фикердәмен.


Мәктәптә - медиаүзәк


– Мамадыш – әле әдәбиятыбызга һәм мәдәниятебезгә күпме талантлы әдипләр, журналистлар биргән төбәк тә. Укучыларның иҗади сәләтен үстерү мәсьәләсе ничегрәк тора?


– Аралашу, үзара мәгълүмат алмашу – кешелек яшәешенең иң мөһим шартларыннан берсе. Киләчәген журналистика һөнәре белән бәйләргә теләүче укучымы яки бүгенге көндә стена яисә басма газетага хәбәр язучымы – мондый укучылар өчен дә районыбызда барлык шартлар тудырылган. 2012 елдан бирле Мамадыштагы 3 нче урта мәктәп базасында медиаүзәк эшләп килә. Әлеге түгәрәккә йөрүче балалар репортаж, интервью, шулай ук әдәби-публицистик жанрларны өйрәнә, үз сәләтләрен радио һәм телевидениедә дә сынап карый. Шул ук вакытта районыбыздагы һәр мәктәптә «Яшь хәбәрче», «Яшь иҗатчы» түгәрәкләре оештырылган. Республикабызда нәшер ителүче кайсы гына балалар матбугаты басмасын ачып карама, Мамадыш төбәге укучыларының иҗат җимешенә тап буласың. Моңа ничек сөенмисең!?


– Тиздән җәйге каникуллар башлана. Районыгызда балаларның быелгы җәйге ялы ничек оештырылачак? Башка еллардан үзгәлеге нидән гыйбарәт?


– Районыбызда балалар ялын оештыруга да зур игътибар бирелә. Бездә «Кама» стационар лагереннан, аның янындагы палаткалы лагерьдан, мәктәпләр яны лагерьларыннан тыш, Балалар һәм яшүсмерләр йорты оештыра торган өч сменалы, «Зәңгәр җилкән» исемле катамараннарда Нократ елгасы буйлап йөзүче палаткалы лагеребыз бар. «Хан-Кирмән» дигән палаткалы лагерь инде алты ел эшләп килә. Әлеге лагерьларыбызның төп бурычы – социаль проблемалы балаларның ялын оештыру, аларны коллективта аралашырга, бер-берсен аңларга өйрәтү, яшүсмерләр арасында хокук бозу очракларын киметү. Соңгы елларда бу лагерь хәрби-патриотик юнәлештә республиканың «Патриот» клубы күзәтчелегендә эшли. Ул, Мамадыш районы балаларыннан тыш, күрше район балаларын да кабул итә. Лагерь балалар арасында бик популяр, анда быел 180 бала ял итәчәк.


Кыскасы, районыбыздагы бер бала да дәресләрдән тыш буш вакытларын бушка уздырмасын иде. Максатыбыз шундый.


Әңгәмәдәш – Таһир САБИРҖАНОВ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ