Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел баланы мәктәпкә әзерләү очсызгарак төшә

Узган ел әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү өчен уртача 20 026 сум акча тоткан булса, быел әлеге сумма 26 процентка азрак  - 14 810 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үз...

Узган ел әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү өчен уртача 20 026 сум акча тоткан булса, быел әлеге сумма 26 процентка азрак  - 14 810 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге.


2014 елда исә әлеге чыгымнар 13 628 сум булган.


Инде икенче ел рәттән “ирекле кертем”нең күләме кими бара: 2014 елда әлеге сумма 1 727 сум күләмендә булса, быел 716 сум тәшкил итә.


Традицион рәвештә иң күп акча киемнәргә һәм аяк киемнәре сатып алуга тотыла. 2015 елда әлеге сумма 7 191 сум тәшкил итсә, бу елны  - уртача 5 931 сум.


Портфель якынча 2 000 сум, язу өчен кирәк-яраклар 1 968 сум тора.


Сыйныфны техник яктан җиһазландыру һәм башка мәктәп ихтыяҗларына әти-әниләр 1 214 сум акча тоткан.


Укытучыларга Белем көненә чәчәкләр һәм башка бүләкләр өчен якынча 920 сум акча әзерләгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ