Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанда мәктәпләр төзелешенә федераль казнадан 25 млрд сум акча биреләчәк

2018 елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә 25 млрд сум акча каралган. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүлә...

2018 елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә 25 млрд сум акча каралган. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.


Киләсе елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә федераль казнадан 25 млрд сум акча бирелә


“Яңа елда мәктәпләр төзелеше буенча программа дәвам иттерелә. Узган ел федераль үзәк ярдәмен дә кушып, республиканың Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Арча районында өч зур мәктәп сафка бастырылды”, - диде Илдар Гыйльметдинов.


Депутат фикеренчә, 25 млрд сум ул аз, ел дәвамында тагын өстәмә акча бүленергә тиеш. Илдар Гыйльметдинов республикада яңа мәктәпләргә ихтыяҗ әле зур булуын билгеләп узды, чөнки 100 дән артык мәктәптә укыту ике сменада алып барыла. "Казанда гына да мондый режимда эшли торган алтмыштан артык мәктәп бар", - дип, Илдар Гыйльметдинов бу хәлдән котылырга кирәклекне ассызыклады.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ