Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелгы уку елында кайсы фәннәрдән республика олимпиадалары үткәреләчәк?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Республика олимпиада үзәге 2018/2019 уку елында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм I – VI сыйныф укучылары өчен татар телендә иҗади бәйгеләр уздыруы х...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Республика олимпиада үзәге 2018/2019 уку елында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм I – VI сыйныф укучылары өчен татар телендә иҗади бәйгеләр уздыруы хакында хәбәр биргән идек. Еллык план башка фән һәм предметларны да колачлый. Укучыларыбыз игътибарына аның тулысы исемлеген тәкъдим итәбез.
Октябрь ае дәвамында нәниләр өчен «Көз могҗизалар» дип аталган республикакүләм рәсем конкурсы үткәрелә.
6-7 октябрьдә башлангыч сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасы - «Математик марафон» узачак.
20-21 октябрьдә 2-6 сыйныф укучылары өчен рус әдәбияты буенча «Литературный марафон» республика олимпиадасы.
27-28 октябрьдә 1-6 сыйныф укучыларының мәктәп командалары арасында «Бер команда» республика конкурсы.
***
Ноябрь ае да бәйгеләргә бай.
3-4 ноябрьдә 2-6 сыйныф укучылары арасында «Минем инглиз телем» – республика олимпиадасы.
«Хатаны тап!» дип аталган республикакүләм фән олимпиадалары өч предмет буенча уздырыла.
10-11 ноябрьдә математика буенча.
17-18 ноябрьдә рус теле һәм әдәбияты буенча.
24-25 ноябрьдә «Әйләнә тирә дөнья» предметы буенча.
***
Декабрь ае дәвамында диярлек, төгәлрәге 1сеннән 25енә кадәр республикакүләм “Кышкы могҗиза” әкиятләр бәйге үтәчәк.
8-9 декабрьдә математика буенча «ЛИМон (логика, информатика, математика)» республика олимпиадасы.
15-16 декабрьдә 1-5 сыйныф укучыларының мәктәп командалары арасында «Йолдыз» республика конкурсы.
22 декабрьдә «Тиздән Яңа ел!» республика иҗади конкурсы.
***
Яңа 2019 елның гыйнвар ае дәвамында «КроссвордУМ» республикакүләм
кроссвордлар конкурсы үткәреләчәк.
26-27 гыйнварда башлангыч сыйныф укучыларының уку фәне буенча «Тере сүз» республика олимпиадасы.
***
9 февральдә «Сәләтле бала» республика олимпиадасы.
16-17 февральдә математика буенча «Эрудит» республика олимпиадасы.
***
Март аенда төрле предметлар буенча «Эрудит» республика олимпиадалары дәвам итә.
2-3 мартта рус теленнән.
9-10 мартта «Әйләнә-тирә дөнья» предметыннан.
16 мартта уку фәненнән.
23 мартта инглиз теленнән.
***
Апрель ае дәвамында физик сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен «Иҗат балкышы» республика бәйгесе. Оештыру форматы: читтән торып.
6-7 апрельдә проект һәм тикшеренү эшләренең «Фәнгә беренче адымнар» республикакүләм бәйгесе.
13-14 апрельдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм 1-5 сыйныф укучыларының мәктәп командалары арасында «Интеллект» республика конкурсы.
20 апрельдә физик культура буенча «Тизрәк. Югарырак. Зиһенлерәк» республика олимпиадасы.
27 апрельдә «Үз кулларың белән» республика конкурсы-иҗади эшләре күргәзмәсе.
***
4-5 майда «Яшь Эрудит» республика олимпиадасы.
11 майда «Сорау»республика олимпиадасы.
***
Уку елы дәвамында уздырылачак конкурс, олимпиадалар, бәйгеләр 1 июнь көнне «Татарстанның яшь талантлары» слеты белән тәмамлана.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ