Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда интернет кибет ачыла

“Ситилик” электрон дискаунтеры (http://www.citilnk.ru) 3-6 ноябрь көннәрендә Чаллыда челтәрнең тулы форматтагы яңа кибетен ачып җибәрә. Федераль дискаунтер хезмәте Чаллы халкына Вахитов проспекты, 13В...

“Ситилик” электрон дискаунтеры (http://www.citilnk.ru) 3-6 ноябрь көннәрендә Чаллыда челтәрнең тулы форматтагы яңа кибетен ачып җибәрә. Федераль дискаунтер хезмәте Чаллы халкына Вахитов проспекты, 13В йортт урнашкан “Первый” сәүдә үзәгендә хезмәт күрсәтәчәк.


 “Татмедиа”да уздырылган матбугат конференциясендә “Ситилинк” генераль директоры Михаил Славинский онлайн ягъни интернет кибетләргә заказ биреп товар сатып алу нечкәлекләре турында сөйләде. “Ситилинк” экспертлары бәяләвенчә, Татарстанда инвестицион климат бик уңай бәяләнгән, 2015 елда Татарстанда көнкүреш техникасы һәм электрон җиһазлар сату күләме 38,4 млрд.ка җиткән. Бу тулаем республика ваклап сату базары күләменең 5 процентын тәшкил итә. Интернет аркылы товар сату исә республикада 17,5 млрд. сумнан гыйбарәт. “Электрон дискаунтер Татарстанда 2011 елдан бирле эшли, бүгенге көндә Казандагы бүлекчә онлайн сату челтәренә иң күп керем китерүче”,  - ди Михаил Славинский.


P.S. Кибетнең ачылыш көннәрендә сатып алучыларны көнкүреш техникасына, электрон җиһазларга ташламалы бәяләр, “Ситилинк” тан бүләк сертификатларын уйнату һәм тагын бик күп төрле сюрпризлар көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ