Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала

Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында 49, Үзәк районында  67,...

Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында 49, Үзәк районында  67, Автозавод районында 57 сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгатьләрдә тавыш бирергә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, урта буын вәкилләре килә, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы".


"Яңа шәһәрнең 60 нчы номерлы мәктәбендә барысы 10 сайлау участогы эшли. Биредә Чаллының иң күп кеше яшәгән алты бистәсе халкы тавыш бирә. Ә менә ак каланың Пушкин пролицее бинасында урнашкан 2096 нчы сайлау участогында бюллетененьны халык чират торып ала. Сайлаучыларның кәефе күтәренке. Бинаның беренче катында буфет та эшли. Хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре саклый", дип яза район газетасы.


Түрәләрдән иң беренче булып иртәнге сәгать сигездә үк Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин 22 нче мәктәптә урнашкан 2106 санлы сайлау участогына тормыш иптәше Лилия ханым белән килеп, тавыш биргән. "Мин тотрыклылык, илебезнең иминлеге һәм көчле Ватаныбыз өчен тавыш бирдем,” дип белдергән Ринат Абдуллин .


Чаллыда Россия Президентын сайлаулар актив дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ