Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаңгы сайларга өйрәнәбез

Кыш көне табигать кочагына чыгуны чаңгысыз күз алдына китерерлек түгел. Анысыз кышкы урманда ерак та китә алмыйсың. Дөресрәге, барып та җитеп булмый әле урман янына. Чаңгы белән генә түгел, уңайсызы б...

Кыш көне табигать кочагына чыгуны чаңгысыз күз алдына китерерлек түгел. Анысыз кышкы урманда ерак та китә алмыйсың. Дөресрәге, барып та җитеп булмый әле урман янына. Чаңгы белән генә түгел, уңайсызы белән дип тә әйтергә кирәк. Ә менә уңайлысын, җайлысын ничек сайларга соң?


Әйдәгез, белгечләрне тыңлап карыйк әле.


Сайлар алдыннан өч төп мәсьәләне ачыклап китү тиешле:


чаңгы алуыгызның максаты (көндәлектә ял итеп алу өчен, спорт өчен, ярышларда катнашу өчен һ.б.);


сез гади кызыксынучымы, әллә профессионалмы;


гәүдә авырлыгыгызга һәм буегызга туры китереп сайлау.


Гади кызыксынучылар өчен чаңгының классик төре кулай. Чаңгы буегыздан 20-30 см.га озынрак булырга тиеш. Ә чаңгыга яңа басучылар моннан кыскаракны да сайлый ала, беренче вакытта.


Чаңгылар, гадәттә, дуга рәвешле була яки тигез җиргә куйгач аларның урта өлеше бераз күтәрелеп тора. Чаңгыга баскач аны җир белән тигезләү кыенрак булган саен, ул катырак санала. Чаңгычының гәүдә авырлыгы зуррак булган саен, чаңгының да катырагын сайлау мәслихәт.


Катылыкны тикшерү ысулы: чаңгыны идәнгә куегыз. Урта өлешенә кагәзь бите кыстырып калдырыгыз. Ике чаңгыны да киегез. Кагәзь битен җиңел генә уңга-сулга тартып булсын. Аннан соң ике аягыгыз белән дә бер чаңгы өстенә басыгыз, кагәзь бите идән белән чаңгы арасында кысылып калырга, сез аны тартып ала алмаска тиеш.


Хәзер чаңгылар ике төрле материалдан ясала: агач һәм пластик. Күпчелек кеше пластик чаңгы куллана. Ул уңайлырак, чыдамрак, шомарак яки кар азрак ябыша.


Тагын бер киңәш: озынлыгы, киңлеге, авырлыгы ягыннан чаңгының ике пары да бер үк төрле булырга тиеш.


Чаңгы таякларының каты, нык һәм җиңел булуы шарт. Классик төрдә: таяклар чаңгы хуҗасының буеннан 20-30 см.га кыскарак булырга тиеш. Балага, барыбер үсә дип, артык озын таяклар алмагыз.


Чаңгыларны коры һәм җылы урында сакларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ