Логотип Магариф уку
Цитата:

Чемпионат кыза: 32 дән әлегә 12 гә калдылар

Мәгълүм булганча, Россиябездә уза торган 2018 нче елгы футбол чемпионатында 32 ил командасы, 8 төркемгә бүленеп, 14 июньдә үзара көрәш башлаганнар иде. Көрәш гаять тә киеренке бара, чемпионат кызыпмы-...

Мәгълүм булганча, Россиябездә уза торган 2018 нче елгы футбол чемпионатында 32 ил командасы, 8 төркемгә бүленеп, 14 июньдә үзара көрәш башлаганнар иде. Көрәш гаять тә киеренке бара, чемпионат кызыпмы-кыза. Шулай булмыйча!?


IMG_0780 Алар арасында, Италиядән кала, моңарчы дөнья чемпионы булып танылган барлык ил җыелма командалары гына бар бит! Болар – Бразилия, Германия, Аргентина, Уругвай, Франция, Англия һәм Испания. Тик нинди көчле дигәннәргә дә гел ялтырарга гына димәгән икән шул. Әнә моңарчы футбол буенча дөнья чемпионы булып йөргән Германия җыелма командасы да бу юлы хәтта 16 иң көчле команда арасына да керә алмады. Югыйсә, Германия футбол буенча дөнья чемпионаты тарихында беренче дүртлеккә иң күп эләккән ил командасы иде: 13 тапкыр (1934, 1954, 1958. 1966, 1970, 1974, 1982, 1986, 1990, 2002, 2006, 2010 һәм 2014 елларда). Ә менә иң күп «алтын»лы ил – Бразилия: 1958, 1962, 1970, 1994, 2002 елларда, ягъни биш тапкыр чемпион булып калганы бар. Россиядә үтүче дөнья чемпинаты бразилиялеләргә нинди сюрприз күрсәтер тагын? Сюрприз дигәннән, чемпионат барышында әледән-әле булып тора ул. Дөнья чемпинатында соңгы тапкыр моннан 32 ел элек плей-оффка чыккан булган Россия футболчылары кичәге уенда кайчандыр дөнья чемпионы булган Испания командасын тар-мар итә алыр дип кем уйлаган?! Чемпионатның 1/8 финал раудына 16 команда чыккан иде. 30 июнь көнне Аргентина белән Португалия, ә кичәге уеннардан соң Испания һәм Дания командалары да чемпионат арбасыннан төшеп калдылар. Бүген исә чират Бразилия-Мексика, Бельгия-Япония командаларына. Кайсылары җиңәр дә чемпионат медальләре өчен көрәшне дәвам иттерә алырлар? Тик аларның да икесенә быелгы чемпионат инде үз ишекләрен ябачак дигән сүз. Ә безнең Россия командасы дөньяның сигез командасы арасында! 7 июль көнне Сочида үтәчәк чирекфиналда безнекеләр Хорватия командасы белән уйнаячак. Монысында да отып куймагаек тагын, Булмас димә – дөнья бу!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ