Логотип Магариф уку
Цитата:

Чемпионат та тарихка кереп бара

Безне бәхет басты, ичмасам: ай буе инде футбол диеп тибә йөрәкләр. Россиядә, шул исәптән,  Казаныбызда да Галиҗәнап Футбол бәйрәме! Безнең ише газета-журнал тирәсендә азмы-күпме кайнашканнар – «Татмед...

Безне бәхет басты, ичмасам: ай буе инде футбол диеп тибә йөрәкләр. Россиядә, шул исәптән,  Казаныбызда да Галиҗәнап Футбол бәйрәме! Безнең ише газета-журнал тирәсендә азмы-күпме кайнашканнар – «Татмедиа» бинасында эшләүчеләр өчен бигрәк тә инде. Әйтик, редакциябез урнашкан җиденче кат тәрәзәсеннән уңга борылып карасаң да, коридорга чыгып күз ташласаң да, Җанатарлар фестивале рухы сине үз кочагына ала. Димәк, без – Россиядә үтүче Зур футбол бәйрәменең тере шаһитлары. Инде әнә тагын бер атнадан шундый колачлы чемпионат белән хушлашыр чагыбыз да җитә икән ләбаса. Димәк, ул да тарихка кереп клачак дигән сүз. Шулай булгач, Россиядә узган дөнья чемпионатының кайбер кызыклы мизгелләрен күңел төпкелләренә теркәп калдырыйк әле. Киләчәктә кайта-кайта хәтеребездә яңарту өчен.


Футбол буенча дөнья чемпионаты программасында каралган 64 уенның 58 е уйналды инде. Бүген Швеция-Англия, Россия-Хорватия командалары арасында чирекфинал, 10 –11 июль көннәрендә ике ярымфинал, 14е көнне – III урын өчен, ә 15 июльдә финал уеннарын уздырып, футбол буенча яңа дөнья чемпионын гына ачыклыйсыбыз калды.


***


Кичә «Казан-Арена»да узган Бразилия белән Бельгия футбол командалары арасындагы матчны рекордлы тамашачы – 42873 кеше караган.


***


Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатының гомуми приз фонды 400 млн. доллар тәшкил итә. I урынны алган командага  – 38 млн., икенчегә – 28, өченчегә – 24, дүртенчегә исә 22 млн. доллар түләнәчәк икән.


***


Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты башланган 14 июнь көнне Казанда җанатарлар фестивале ачылышына дөньядагы иң зур чәкчәк пешереп футбол сөючеләргә тәкъдим ителде: 4 тонна 26 килограмм авырлыкта иде ул! Аны әзерләү өчен 9 мең данә йомырка, берәр тонна бал һәм он гына киткән.


***


Чемпионатның 20 көне эчендә генә дә Казанның кафе һәм рестораннарында 21 меңнән артык өчпочмак кына ашалган.


***


Мисыр командасының 45 яшьлек капкачысы Әссам-әл Хадари футбол буенча дөнья чемпионатының иң өлкән уенчысы дип танылды. Моңа кадәр иң өлкән уенчы дип Колумбия командасы капкачысы 43 яшьлек Фарид Мондрагон санала иде


***


Быелгы чемпионатта Мексика командасы футболчысы Хесус Гальярдога Швеция белән булган матчның 15 нче секундында ук сары карточка бирелде. Моңа кадәрге рекорд – 51 нче секунд. Ул 1982 елда узган чемпионатта Италия командасы уенчысы Джампьеро Маринига бирелгән булган.


***


Өч чемпионат рәттән инде гамәлдәге чемпионнар – Испания, Италия һәм Германия командалары төркем этабыннан плей-оффка чыга алмады.


***


Быелгы чемпионатның плей-оффына Африканың бер генә җыелма командасы да үтә алмады. Мондый хәлнең чемпионат тарихында 1986 елдан бирле булганы юк иде инде.


***


Соңгы 32 елда Россия җыелма командасының футбол буенча дөнья чемпионатының 1/8 өлешенә дә чыга алганы юк иде. Быел үзебездә узганында, хәтта Испания командасын да тез чүктерттереп, уеннарның ¼ өлешенә чыктык. Бүген исә Сочида үтәсе матчта Хорватия командасын да җиңә алсак, ярымфиналга чыгабыз дигән сүз.


***


Россиягә чемпионат карарга килгән җанатарлар арасында иранныкылар – иң үзенчәлеклесе. Алар нәкъ Казан уртасында үз машиналары башына чатыр корып, кунакханә мәсьәләсен үзләренчә хәл итте. Җанатарлар арасында иң кәттә «мөгез чыгаручыс» 70 яшьлек немец туристы Хуберт Вирт. Ул Россиягә футбол карарга Германиядән тракторга утырып килгән. 1936 елгы тракторы белән ул үзе яшәгән кечкенә генә авылдан Мәскәүгә 30 көн эчендә килеп җиткән.


 ***


Россия футбол командасы составында бер татар егете дә бар. Ул – тумышы белән Чаллыдан Дәлир Хуҗаев.


 ***


Казанда бер гаилә яңа туган баласына Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель дигән исем кушкан.


***


Татарстанда 47 мең кеше футбол уйный икән, шуларның 8 меңнән артыграгы спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә, ди.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ