Чикләнмәгән чикләр

Көнүзәк мәсьәлә

Быел сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү стандарты барлыкка киләчәк. Аның нигезендә, мондый сабыйлар гадәти бакчаларга йөри һәм гомумбелем бирү мәктәпләрендә гадәти сыйныфларда укый алачак. Инклюзив белем бирү дип аталучы әлеге яңалык әти-әниләр арасында да, тәрбиячеләр һәм укытучыларда да күп бәхәсләр, сораулар уятты. Мәсьәләнең уңай һәм тискәре якларын без дә ачыкларга тырыштык.

«Ашыккан – ашка пешкән»

Казанда яшәүче Данил Никишин (исеме үзгәртелде) дөньяга җитлекмичә аваз салса да, яшьтәшләрен тиз куып тота. Тәпи киткәнче үк сөйләшә, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга үзенчә бәя бирә башлый. Уйнаганда исә Данил тәгәрмәч, туп кебек түгәрәк уенчыкларны әйләндерергә ярата. Сабый моны шулкадәр тиз башкара, әти-әнисе, әбисе малайның бу осталыгына шакката. Циркта эшләр бу, диләр. Тәпи киткәч, Данил тагын гаҗәпләндерә: еш кына аяк очына басып атлый торган була.

Малайга ике яшь тулгач, балалар бакчасында эшләүче әбисе аны үзе белән бакчага йөртә башлый. «Данил беренче көннәрне генә түгел, бер атнадан, бер айдан да балалар белән уйнарга ашыкмады. Бары тик бер генә малайны үз итте, – дип искә ала ул чакларны Данилның әбисе Фирая ханым. – Бик озаклап тәгәрмәч әйләндереп утыра иде. Сөйләшүдән дә туктады. Кечкенәрәк чагында кызыксынучан тоелган оныгым берни дә сорамый, күрсәткән әйберләргә дә карамый. Шулвакыт күңелгә шик керде». Данилның әнисе белән әбисе, баланы җитәкләп, хастаханә сукмагын таптый башлый, кечкенәләр сәламәтлеге турында китаплар укый. Баштарак табиблар: «Малай сәламәт, бер ел дигәндә яңадан сөйләшә башлаячак», – дип ышандырса да, соңрак «аутизм» дигән диагноз куялар…

Бүген Данилга 8 яшь. Ул сөйләмендә зур кимчелекләр булган балалар өчен махсус мәктәпнең 1нче сыйныфында укый. Мәктәпкә аны күбрәк әбисе йөртә, дәресләрне дә ул әзерләтә. «Укыр-га кергәч, оныгым күзгә күренеп үзгәрде, – ди Фирая апа. – Данил мөстәкыйльлеккә өйрәнде. Өйгә бирелгән эшләрне дә бик теләп башкара. Әлбәттә, оныгымның башка балалар белән аралашып үсүен телим. Ләкин, минемчә, җәмгыятебез моңа әзер түгел әле. Күпләр өчен авыру балалар сәер булып кала. Үз башыннан кичкәннәр генә безнең хәлне аңлый. Данилны әлегә гадәти мәктәпкә бирмәс идем. Сыйныфта 20дән артык укучы булса, оныгым югалып калачак. Укытучының да аңа тиешле игътибар күрсәтә алуы икеле. Әле бит балаларның авыру яшьтәшләреннән көлү, аларны кимсетү, мыскыл итү ихтималы да зур. Минемчә, бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк. Ашыккан – ашка пешкән, ди».

Дәресне… идәнгә ятып тыңлый
Данилны гомумбелем бирү мәктәбенә җибәргән очракта, аның өчен бу уку йортында аерым эш урыны булдырылырга тиеш. Һәрхәлдә, стандартлар шулай куша. Аутист балаларны аерым парта артына утырталар. Бәлки, әле бу партаны ниндидер чаршау белән дә бүлеп куярга туры килер. Чөнки аутистларга башкалар белән уртак тел табу бик авыр. Укытучы да мондый сабыйга нидер аңлатканда сүзләр генә түгел, планшет, таблица, төрле карточкалар кулланса яхшы. Шулай ук балага өеннән яраткан уенчыгын алып килүне дә тыярга ярамый. Авыру бала дәресне идәнгә ятып өйрәнергә мөмкин.

Инклюзив белем бирүнең уңай һәм тискәре яклары

Добавить комментарий