Логотип Магариф уку
Цитата:

Чирмешән укучысы Черногориядәге халыкара конкурста икенче урынга лаек булган

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илшат Латыйпов (укытучысы – Альбина) Черногориянең Герцег Нови шәһәрендә “VivaMusic” халыкара конкурс-фестиваленда икенче урынга лаек булган. Аккордеонда уйнап, сәләтен...

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илшат Латыйпов (укытучысы – Альбина) Черногориянең Герцег Нови шәһәрендә “VivaMusic” халыкара конкурс-фестиваленда икенче урынга лаек булган. Аккордеонда уйнап, сәләтен күрсәткән яшь музыкантны АКШның Нью-Йорк шәһәренә бөтен дөньяда танылган классик музыканың концертлар залында чыгыш ясарга чакырганнар. Районның “Безнең Чирмешән” газетасы шул хакта яза.


“Илшат бик тырыш, гел яхшы билгеләргә генә укый. Республика бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулады” , - ди музыка укытучысы Альбина Арютина.


Чирмешән лицеенда гомуми белем алучы Илшат, музыкадан кала, спорт белән дә шөгыльләнә, ул аеруча футболны үз итә, ә яраткан фәне – математика.


Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ