Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит тел безгә нәрсәгә?

– Мин элек укучыларыма хәтта “3ле” дә куя алмый идем. Хәзер өйрәнә башладым инде. Үземне таләпчән дип әйтә алмыйм. Әмма бу сыйфат кирәк, – ди “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулага...

– Мин элек укучыларыма хәтта “3ле” дә куя алмый идем. Хәзер өйрәнә башладым инде. Үземне таләпчән дип әйтә алмыйм. Әмма бу сыйфат кирәк, – ди “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган Лениногорск районының Куакбаш мәктәбендә белем бирүче Резеда Мөстәкыймова.













3-1
Резеда туган авылы мәктәбен бернигә дә алыштырырга җыенмый

31 яшьлек Резеда Рафыйкъ кызы туган авылы мәктәбендә инглиз телен укыта. Анда ул 30 чакрым ара үтеп килә. Югыйсә кияүгә чыккан Тимәш мәктәбендә дә урын бар. Әмма аның үзе укыган мәктәптә укытасы килә. Моннан берничә ел элек Куакбаш мәктәбен тугызъеллыкка калдырганнар. Бүген анда 72 бала укый. Моңа кадәр инглиз теле икенче сыйныфтан гына укытыла иде. Быел аны тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучы балалар да өйрәнә.  Дө­рес, аларны хәреф танырга да, язарга да өйрәтмиләр. Дә­ресләр уен формасында үтә. Әйтик, төсләр, исәнләшү кебек темалар тәкъдим ителә. Инглиз телен өйрә­түне 1 нче сыйныфтан ук кертүне дөрес гамәл дип саный педагог.


– Балаларның инглиз телен өйрәнүгә теләге ни­чегрәк? – дип сорадым.
– Әллә ни кызыксынмыйлар шул. Күбесендә чит илләрне күрү хыялы юк. Мин аны өйрәнеп кая барам инде, барыбер авылда калам бит, диючеләр дә бар, – ди педагог.


Менә шундый фикердә торган укучыларда ничек итеп теләк уятырга соң? Резеда фикеренчә, укучыларны куркытып укытып булмый. Психология белән кызыксынгач, кайсы балага нинди караш кирәклеген яхшы белә ул. Авыл мәктәбендә балалар саны аз. Сыйныфларда – 5-6 гына укучы. Бу исә чит телне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Резеда дәрестә барлык укучылардан да сорарга өлгерә.


Гомумән, әлеге мәктәп өчен Резеда Мөстәкыймова – үзе бер табыш. “Алгарыш” программасы нигезендә Англиядә тәҗрибә туплап кайткан ул. Инглиз телендә иркен аралаша. Гадәттә, андый яшь укытучылар авыл мәктәпләрендә эшләргә теләми, шәһәргә китү җаен эзли. Ә менә Резеда беркая да китәргә җыенмый. Бары мәктәпне генә япмасыннар, ди. Мәктәптә ул инглиз теле дәресләрен бөтенләй укымаган. Кечкенәдән табиб буласы килсә дә, әти-әни­сенең киңәше белән укытучы һөнәрен сайлаган. Инглиз теле һәм әдәбияты укы­тучысы белгечлеген үз­ләш­тер­гән. Һәм бер дә үкенми. Вузда укыганда мөгаллимә Оксана Саушкина үзе белән ин­глизчә аралашырга кушкан. Сөйләм теленә шулай өй­рәнгән. IF-онлайн мәктә­бендә белем алуның да файдасы тигән. Ә Англиядә тәҗрибә туплау белемен тагын да арттырган. “Англия мәктәпләрендә укучылар төркемнәрдә эшли. Андагы укытучылар бездәге кебек дәрес планнарын бер елга төзеп куймый. Ул бер атнага исәпләнә. Әгәр укучылар дәресне үзләштерә алмаса, ул теманы кире кабатлыйлар. Балага шәхси якын килү дигән нәрсә бар. Шуңа күрә укырга теләкләре дә бар”, – ди ул, мәгариф сис­темасын чагыштырып.


Быелдан база мәктәплә­рен­дә белем алучы укытучылар да БДИ тапшыра башлаячак. Бу хакта ул ниләр уйлый? “Имтиханны бирергә курыкмыйм. Минем аны районда бер генә түгел, ике тапкыр тапшырып караган бар инде. Башта 70 балл җыйган идем. Тагын да яхшырак итеп бирәсем килде. Икенче юлы тугыз баллга күбрәк булды. Инглизләр инглиз телен үзләре дә бер барудан тапшыра алмыйлар. Аның биремнәре үзенчә­лекле. Алдан әзерләнергә кирәк. Бу очракта аны һәр педагог бирә алачак”, – ди ул. Килә­чәктә укучыларга инглиз теленнән дә мәҗбүри БДИ тапшырырга туры килмә­гәе. “Чит телне өй­рәнү зур тырышлык сорый. Атнага 3 сәгать кенә укытып, имтиханга өйрәтеп булмый”, – ди Резеда.


Резеда бер урында гына таптанмыйча, дәресләренә яңалык кертергә омтыла. Бәй­­геләрдә катнаша. 2012 елда “Безнең иң яхшы укытучы” бәйгесендә җиңү яулаган. Район күләмендә уздырылган “Ел укытучысы” бәй­гесендә дә үзен сынаган. Әле күптән түгел генә “Мәгариф” журналы уздырган “Авыл укытучысы” бәйгесендә төп җиңүче дип табылды. Ул “Мелита” туны белән бүләк­лә­нәчәк. “Әлеге бәйге арада иң уңышлы оештырылганы дип саныйм. Укытучыларга әзер­ләнү өчен вакыт би­рел­гән иде. Башка катнашучылар бер-берсенә көн­дәш итеп карамады, безнең өчен бәйрәм булды. Мастер-клас­с­­­­ны, үз эшемне беләм, сезне дә өйрәтәм, дигән максат белән уздырдык”, – ди, ка­­нә­гать­ләнү хисен белдереп.


Авыл мәктәбендә белем бирү өчен шартлар җитәме? Резеда фикеренчә, авыл мәктәбе шәһәрнекеннән бер дә калышмый. Хезмәт хаклары яхшы, 25 процент өстәмә түлиләр. Балалар халыкара, илкүләм дәрәҗә­дәге дистанцион бәйгеләр, олимпиадаларда урыннар яулыйлар. Дөрес, авыл җирендә музей, театр, спорт комплекслары юк. Әмма баласының язмышына битараф булмаган ата-ана экскурсияләргә йөр­түнең җаен таба. Мәктәп автобуслары да бар. “Әгәр укучы дәресеңне аңласа, кызыксынса, нәти­җәсе булса, безгә шул зур сөенеч инде. Кызганыч, бүген укучылар­ның дәрестә гаме аз. Аларның компьютерга бәй­лелеге арта. Укытучы буларак, мине шул борчый”, – ди Резеда.


Сәрия Мифтахова.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 153, 13.10.2015/)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ