Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит төбәкләрдәге милләттәшләребез

Киров татарларыКиров өлкәсе татарлары белән ныклап аралаша башлавыбыз “Күркәм гаилә” Бөтенроссия проектына бәйле. Авылларда яшәүче матур, күпбалалы гаиләләрне барларга керешкәч, Киров өлкәсендә гомер...

Киров татарлары


Киров өлкәсе татарлары белән ныклап аралаша башлавыбыз “Күркәм гаилә” Бөтенроссия проектына бәйле. Авылларда яшәүче матур, күпбалалы гаиләләрне барларга керешкәч, Киров өлкәсендә гомер итүче милләштәшләребез дә катнашырга теләк белдерде. Ике ел рәттән очрашабыз без алар белән! Инде менә үзебезне кунакка чакырдылар. Ике дә уйламый, юлга кузгалдык.



Мәсләви абый


Чит төбәк дигәч тә, Кировтагы Нократ Аланы бездән ерак түгел, андагы тау башына менеп карасаң, Кукмараның киез итек фабрикасы күренә. Бүген әлеге шәһәрне узып, чын татар авылы – Урта Шөнгә киләбез.


Авылда меңнән күбрәк кеше яши. Өйләре төзек, матур. Юллары чиста. Әле иртә булгангамы, урамнары буп-буш. Әһә, әнә узышчы таякларын тотып, бер матур гына бабай узып бара. Иртәнге йөгерү вакыты икән аның. Танышып киттек. Мәсләви абый Нәбиуллинга 81 яшь икән. 70нче елларда авылга күченеп килгән, 52 еллык педагоглык стажы бар. “Авыл картая, – ди ул борчылып. – 1972 елда 33 баладан торган өчәр сыйныф ачтык. Ә хәзер ике авылга 136 бала укырга кергән! Чөнки яшьләр авылда калмый, колхозлар таркалды, эш юк. Нократ Аланында да эш юк, диләр. Яшьләр Казанга китеп бара. Шулкадәр кешене кала ничек сыйдыра торгандыр?”


Мәсләви абый Урта Шөн урта мәктәбенең беренче директоры булган кеше. Хәзер дә урамда аны күрсәләр, олысы-кечесе аңа хөрмәт белән “Абый” дип эндәшә. Тигез гомер иткән карчыгын җирләгәч, бердәнбер улын шәһәргә озаткач, бабай бераз боегып йөргән дә... өенә тренажер алып куйган. Һәр иртәдә 40 минутлык зарядка ясый, урамнан йөгереп үтә һәм... улы, оныгы белән скайп аша аралаша. Менә шундый заман бабайлары Урта Шөндә!


48 медалист


Урта Шөн урта мәктәбенә үтәбез. Якын тирәдәге өч татар авылы – Сасмак, Урта Шөн, Түбән Шөннән 92 бала укый икән биредә. Аларга 21 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Балалар бакчасы төременә 42 сабый йөри. Уртак мәктәп булган дәвердән бирле медалистлар санын да теркәп баралар һәм горурланып: 48 медаль иясе бар, диләр. Әле былтыр гына 13 чыгарылыш сыйныф укучысының бишесе мәктәпне медаль белән тәмамлаган. Юлдашыбыз – Киров өлкәсе Мәгарифне үстерү институтының квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе Надежда Барабанова, өлкәдә дөньяви этика һәм дини мәдәниятләр нигезләре (ОРКСЭ) дәресләре өлкәдә бик нык өйрәнелүен искәртте. Ислам мәдәнияте модуле исә Урта Шөндә ныгытылган, җиренә җиткерелгән. Өч ел рәттән өлкәдә “Благовещение мәгариф укулары” гамәлдә, анда татар авыллары мөгаллимнәре дә уңышлы катнаша, дигәч, туган телгә аның ни катнашы бар, дип, бермәл аптырап тордык. Баксаң, беренче елны туган тел мөгаллимәсе Ләйсинә Минһаҗева, татар халык язучысы Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” һәм “Матурлык” әсәрләрендә ана образын күрсәтеп, мактауга лаек булган. Былтыр исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафил Шаһимәрдәнов “Муса Җәлил әсәрләре аша заман яшьләрен патриотик тәрбияләү” турында сөйләп, уңай күрсәткечләргә ирешкән. Быел менә “Благовещение укулары”на васыять ителгән туган тел дигән темага әзерләнәләр. Гаҗәп бит! Надежда Владимировна үзе дә татарлар үткәргән һәр чарада катнашырга тырыша. Азмы-күпме татар телен дә үзләштергән. Өлкә буенча чагыштырганда, татарлар Нократ Аланы районында күбрәк урнашкан. Урта Шөндә – урта, Түбән Шөндә – төп, Иске Пенәгәр авылында – урта мәктәп гамәлдә. Гомумән, Киров өлкәсе буенча алты татар мәктәбе исәпләнә.


“Мондый тәрәзәләр Татарстанда калмады”


Авылда да яшәү өчен эше дә кирәк шул. Шуңа күрә бирегә тернәкләнеп, балалар үстергән ишле гаиләләр бармак белән генә санарлык. Әмма җан биргәнгә җүн бирә дигәндәй, соңгы арада Урта Шөн авылында да яшьләр күмәк крестьян хуҗалыклары торгыза башлаган. Гектарлап кишер, кәбестә, чөгендер үстереп, 10-15 баш ат асрап көн күрүче гаиләләр дә бар. Әнә быел кыяр җитештереп тә караганнар. Яшелчәләрне Нократ Аланы ярминкәләрендә саталар, берәр оешма белән алдан ук килешү төзеп үстерүчеләр дә бар икән. Физика-математика укытучысы Фәнис Галиәкбәров тә энесе Фәнил белән җирне ташлап китә алмаган. Икесенә бергә трактор, җир казу, тырмалау, бәрәңге казу һ.б. кирәкле техника булдырып, әнә шулай яшелчәчелек белән дә шөгыльләнә. Нократ аръягындагы мәктәпләр яшелчәләрне бик теләп ала, ди.


Ә менә мәктәпне ремонтларга кичәге укучылар ярдәм итеп тора икән. “Татарстандагы кебек “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акцияләре бездә юк, әмма укучыларыбыз үзләре белеп эшли”, – ди Урта Шөн урта мәктәбе директоры Гөлфия Мөлекова. Берсендә Урта Шөндә хоккей буенча өлкә турниры үткәрелгән. 100ләп баланы мәктәп ашханәсенә ашатырга алып кергәннәр. Шунда Татарстаннан килгән бер команда уенчысы: “Мондый тәрәзәләр Татарстанда калмады бит инде”, – дип куйган. Шул сүзләр Шөн татарлары күңеленә җитә калган, шул елны ук ашханәне ремонтлап та биргәннәр. Хәзер дә җае чыккан саен булышып торалар, мәктәпне медаль белән тәмамлаучы яхшы укучыларга бирелә торган кубок янына куелган конвертны да алар тулыландыра икән.


Гаиләләре белән китап укыйлар


Сәяхәтебез күрше авылларда дәвам итә. Түбән Шөн турында күпләр ишетеп белә булыр. Язучы Рафаэль Сибат, Ләбибә Ихсановалар, журналист Венера Ихсанова, Советлар Союзы Герое Фәйзрахман Сабировларны биргән бик уңдырышлы төбәк бу. Мәктәпләре ике катлы, анда 36 бала белем ала. 11 сабый бакчага йөри. Бу авылда күркәм бер традиция бар. Менә инде 17 ел дәвамында уку елы ахырында мәктәп Сабан туе үткәрелә. Үзләренең иганәчеләре дә бар. Шул авылдан гына түгел, тирә-яктагы татар авылларыннан да мәктәп укучылары, халык җыела. Үзенә күрә бер күркәм йолага әйләнгән бәйрәм-тамаша инде ул.


Иске Пенәгәрдә исә иң элек күп балалы Батыркаевларда кунакта булдык. Раилә апа көлә: “Үзем укытучы булгач, башымда гел Сухомлинский фикере чуала, – ди. – Ул баланы хезмәт белән тәрбияләргә кирәк, дип әйтеп калдырган”. Шулай ди дә гектар-гектар бакчаларын, идән астындагы хәләл хезмәт нигъмәтләрен күрсәтергә керешә. Аннан бергәләшеп, мәчеткә китәбез. Моның да хикмәте бар: Иске Пенәгәрдә мәчет белән мәктәпнең кулга кул тотынып эшли икән. Имам-хатыйп Зыятдин хәзрәт Мөхәррәм улы белән берлектә шактый эшләр башкарганнар. Мәчетнең 180 еллыгын билгеләп үткәннәр, ремонт эшләренә ата-аналары белән бергә мәктәп балалары да кушылган. Хәзер күпләр балалар китап укымый дип зарлана, ә имам-хатыйп, укыйлар, ди. Чөнки белә: мәчеттә бер дигән китапханә эшләп куйган ул. Анда дини китаплар гына түгел, әдәби әсәрләр дә шактый. “Татар теле дәреслекләренә кытлык юк, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гел ярдәм итеп тора, – ди Киров өлкәсе татарларының төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов. – Ә менә әдәби китаплар белән БТК башкарма комитеты булыша”.


Күршеләрдә күргәннәрнең бер өлеше генә бу, әлбәттә. Алдагы саннарда да Киров татарлары тормышын бәян итәрбез әле.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ