Логотип Магариф уку
Цитата:

Чулпан Хаматова – омбудсмен?

Путин шәхсән үзе Чулпан Хаматовага балалар омбудсмены вазыйфасын тәкъдим иткән булган.“Эхо Москвы” радиостанциясенең баш редакторы Алексей Венедиктов әнә шулай дип белдерде. Радиостанция сайты аның: “...

Путин шәхсән үзе Чулпан Хаматовага балалар омбудсмены вазыйфасын тәкъдим иткән булган.
“Эхо Москвы” радиостанциясенең баш редакторы Алексей Венедиктов әнә шулай дип белдерде. Радиостанция сайты аның: “Минем белүемчә, Балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын Россия Президенты Владимир Путин берничә кешегә тәкъдим итте, шул исәптән Россиянең халык артисты Чулпан Хаматовага да. Ләкин ул әлеге вазыйфадан баш тартты”, - дигән сүзләрен китерә.
Чулпан Хаматова - “Тормыш бүләк ит” («Подари жизнь») хәйрия фондына нигез салучыларның берсе. Узган ел ул “изгелек өчен” дәүләт тарафыннан бирелгән 5 миллион сум күләмендәге премияне онкологик авыру балаларга күчерде.
Якташыбыз безне һәрдаим яңа рольләре белән сөендереп тора. Татарстан халкы талантлы артисты белән чын күңелдән горурлана.
Күптән түгел Путин П.Астаховны балалар омбудсмены вазыйфасыннан азат итү турында указга имза салган иде. Аның урынына Анна Кузнецова билгеләнде (http://magarif-uku.ru/putin-uvolil-pavla-astakhova/).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ