Логотип Магариф уку
Цитата:

Чыгымнар һәм керемнәр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова һәм журналистлар катн...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова һәм журналистлар катнашында узган сөйләшү яңа елдан ата-аналарның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына түләү тәртибе турында барды.


sppdetsad1


Илсур Гәрәй улы, министрның беренче урынбасары буларак, журналистлар алдында тәүге сүзен балалар бакчаларында бала карау хакының 1 гыйнвардан 4 процентка артуын әйтүдән башлады. Бәяләр күтәрелүенең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын тәэмин итүдәге чыгымнарның үсә баруы белән аңлатты. Аерым алганда, бәяләрнең туклану ризыкларына, көнкүреш-хуҗалык товарларына үсүенә, тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары артуына бәйле булуын билгеләп үтте. Балалар төркемнәренең бүленешенә (гомуми үсеш төркеме, сөйләү җитешсезлеген бетерү белән шөгыльләнү (логопедик) төркеме), яшьләренә карап, ул 104 сумнан алып, 187 сумга кадәр тәшкил иткән. Мәсәлән, шәһәребездә иң күпчелеге саналган гомуми үсеш бакчаларында (көненә 10,5 сәгать дәвамында тотылган 3-7 яшьлекләр) түләү 120 сумга арткан һәм айга 3 мең 117 сум тәшкил иткән. Шуның белән бергә, республика күләмендә ишле гаиләләргә ташламалар да каралган. Алар билгеләнгән түләү күләменең 50 процентын гына кайтара. Шулай ук, «РФдә мәгариф турында»гы Федераль Канунга яраклаштырып, беренче балага гомуми үсеш бакчаларындагы уртача түләүнең – 20 процент, икенче балага – 50, өченче һәм аннан да күбрәк балаларга 70 процент күләмендә компенсация каралган.


Уртача түләү күләмен Татарстан Министрлар Кабинеты билгели. Бу уңай гамәл гражданнарның кереме белән бәйле түгел һәм ул һәрбер гаиләгә карый. Шушындый ук яхшылык керемнәре чикләнгән гаиләләргә дә кылынган. Әйтик, һәр кешесенә 10 мең сумга кадәр туры килгән гаиләдә беренче балага – 932, икечесенә – 1 мең 146, өченчесенә 650 сум компенсация күләмендә түләү каралган. Мисал өчен: бер кеше башына 10 мең сумнан ким акча туры килгән гаиләгә бакчада көненә 10,5 сәгать торган бала өчен 314 сум акча кайтарып бирелә. Шуның белән бергә, тагын 932,4 сум республика компенсациясе дә өстәлә. Бакча өчен 3117 сум түләү күләменең 1246,8 сумы чигерелгән булып чыга. Нәтиҗәдә, айлык түләү 1870,4 сум гына тәшкил итә. Бер дә булмаганда ярый инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ