Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын татарлар кайда яши?

Татарстаннан читтә сәләтле балалар белән эшләүнең үз үзенчәлекләре бар.

Гадел Кутуйның “караңгы мишәр авылларында” үскән бала үз көченә үзе ышанмый. Безнең якларда 80–90 нчы елларда укучыда да, әти-әнидә дә шундый караш бар иде: без чын татарлар түгел, чын татарлар Татарстанда яши! Мондый шартларда балаларның үзбәяләрен күтәрү җиңел түгел.

Һәр балага сәләт оеткысы салынган, аны сиземләп ача алырга, үстерергә генә кирәк – хезмәтемнең беренче елларымда ук әнә шул хакыйкатькә ышану миңа һәрчак канат биреп торды. Авылымны, аның һәр яктан булган кешеләрне дә күреп беләм бит мин. Шул хакыйкатькә укучыларымны да инандырырга тырыштым. Элек-электән безнең як җырга, моңга, бәет чыгаруга, бик урынлы итеп, төгәл, оста гына мәзәк, мәкаль-әйтем, төртмәле сүз куллануга һәвәс булган. Татар халкының 12 томлык “Халык авыз иҗаты” китабын ачам да гаҗәпләнәм: биредә безнең авыл иҗаты үрнәкләре тупланган ич! Шуларны табып укып, һәвәскәрләр белән очрашып, менә бу талант ияләре безнең яктан, безнең туфрактан чыккан, сезнең күбегезнең кардәшләре дә дип, мәктәп укучыларында горурлык хисе уятырга һәм тәрбияләргә тырыштым. Сезнең әби-бабаларыгыз булдыра алган, нишләп сез булдыра алмассыз икән дип, укучыларның үз-үзләренә ышаныч тудыру юлында эшләдем. Ә басма сүзнең көче зур: китапта чыгарганнар икән, димәк, халкыбыз – чыннан да талантлы.

Икенчедән, Татарстаннан читтә һәрвакыт дәреслекләргә, башка методик әсбапларга кытлык бар. Шуңа да өйгә эшләр биргәндә, дәрестә эшләгәндә, игътибарны күбрәк иҗади биремнәргә юнәлтә тордым. Урта сыйныфларда “җансыз әйберләрне җанландырып кара” (“Минем турында этем, песием, китабым һ.б.”, “Мин – кояш, су, дәфтәр”, “Урманым (чишмәләрем) авазы”) кебек биремнәр; өлкән сыйныфларда яшьлек, картлык, киләчәк, табигать, гаиләм ядкяре, туган ягым тарихында безнең эз һ.б. нәрсәләр турында фәлсәфи уйланулар. Рус теленнән тәрҗемә күнегүләре дә балаларда кызыксыну тудыра.

Өченчедән, әти-әниләргә, әби-бабайларның хатирә-истәлекләренә бәйле биремнәр иҗади сәләтне үстерүдә зур ярдәм күрсәтте. Якыннарының ярдәме белән эзләнү-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә авылдашларның телендә йөргән ничә йөз мәкаль, йөзләгән җыр, бәет, әкият, мәзәкләр тупланды.

Әкрен-әкренләп кенә укучыларым татар телен өйрәнүгә йөз белән борыла башладылар. Тырышлыгым бушка китмәде: бүгенге көндә мактанырлык нәтиҗәләребез бар. Укучыларның шигырьләре мәктәп стена газетасында, “Ялкын” җурналында, “Сабантуй” газетасында басыла башлады. “Шигъри Сабантуй”, “Илһамлы каләм”, “Туган телем – иркә гөлем” дигән иҗади бәйгеләрдән җиңүче дипломнары алып кайттык. Төрле юнәлешләрдәге эзләнү-тикшерү эшләре белән район, өлкә күләмендә үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә, Казанда татар теле һәм әдәбияттан төбәкара олимпиадаларда ничә ел рәттән уңышлы чыгышлар – болар барчасы, баланың көченә ышансаң, аңардагы сәләт оеткысыннан саекмас илһам чишмәсе ача аласың, дигән фикерне раслый.


Равилә БАТКАЕВА, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең

югары квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фото: ©  «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Статья бик матур, эчтәлекле язылган. Укытучы үзен борчыган сорауларны төш формасында ачып биргән. Автор статьяның ахырын да мәгънәле итеп бетергән. Кемгәдер кирәкле булып яшәү. Бу бик дөрес фикер! Илсөяр ханымга зур рәхмәт! Автор: Гульфия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ