«Авыл укытучысы — 2018» НИГЕЗЛӘМӘ

«Авыл укытучысы – 2018» конкурсы (алга таба – Конкурс) үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.

Әлеге Нигезләмә өлешчә «Мәгариф» журналының 2018 елгы март санында бастырыла һәм magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ

– Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә юга­ры милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;

– иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту, аларның эшләрен җәмәгатьчелек тара­фыннан хуплау;

– милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү.

  1. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.

1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.

1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.

1.5. Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.

1.6. «Авыл укытучысы – 2018» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» журналына яки аның электрон версиясенә 2018 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.

  1. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләр­гә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, Конкурс 3 этапта уздырыла.

I этап – 2018 елның 1 нче мартыннан  30 нчы июненә кадәр. (1–31 нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.)

II этап – 2018 елның 1 нче августыннан 20 нче августына кадәр.

III этап – 2018 елның сентябрендә уздырыла. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.

2.2. I этапта катнашу тәртибе.

I этапта Катнашучылар редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.

Темалар:

  1. Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы.
  2. Гаджетлар: яманнан яхшыга.
  3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?
  4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны.
  5. Бүгенге милли мәктәпнең язмышы.

ЯЗМАДА АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ БАШКАРГАН КИҢКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕКНЕ ЧАГЫЛДЫРЫРГА, ҮЗЕГЕЗ САЙЛАГАН ТЕМА БУЕНЧА АВЫЛ МӘКТӘБЕ ШАРТЛАРЫНДА БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫН ЯКТЫРТЫРГА ҺӘМ ШӘХСИ ТӘҖРИБӘНЕ УРТАКЛАШЫРГА КИРӘК.

2.2.2. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2018@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы – 2018» конкурсына» дип искәртергә кирәк.

2.2.3. Катнашучының «Мәгариф» журна­лының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2018 елның икенче яртысына ту­лысынча язылганлыгын раславы таләп ителә.  П2423, П2694, П2433, П2467 индексларының берсе буенча басма вариантка язылган очрак­та, Катнашучының почта квитанциясе күчер­мәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт. Электрон версиягә язылу http://magarif-uku.ru/subscription/megarif-nn-7-12-2018/ сылтамасы аша башкарыла. Электрон версиягә язылучылар турында мәгълүмат сайт администраторында туплана, ягъни алардан язылган булуларын раслау таләп ителми. (Искәрмә: электрон вер­сиягә язылган очракта, Катнашучы турындагы мәгълүмат (исем, e-mail, телефон номеры) аның «Электрон подписка» системасында тер­кәлгәндә күрсәткән мәгълүматы белән тәңгәл килергә тиеш.)

2.2.4. Язмага таләпләр:

– язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманың берсен чагылды­рырга тиеш. Язманы публикация итеп әзерлә­гәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы;

– язма белән бергә авторның фамили­ясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифа­сы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә (Нигезләмәгә Кушымтаны карагыз); авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелер­гә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);

– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 3 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта ре­дакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.

2.2.5. Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:

– үзәккә алынган проблеманы республикадагы бүгенге мәгариф сәясәте югарылыгыннан, заманча күзлектән карап чагылдыру;

– авыл укытучысы образын үзәккә кую, авыл мәктәбенең бүгенге чынбарлыгын яхшы аңлау;

– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;

– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамо­талылык;

– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.

2.2.6. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар   www.magarifuku.ru  сайтында урын ала, шулай ук «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле» журналларында публи­кация буларак чыгарылырга мөмкин. Язма www.magarif-uku.ru, Магариф.РФ сайтларында басылып чыгу белән, аның авторы Конкурста Катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.10 пунктында күрсәтелгән тәртиптә Сертификат алу хокукына ия була.

2.2.7. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар Конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, закон каршындагы җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.

2.2.8. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә (язма 2018 елның 30 нчы июненә кадәр килсә дә, Интер­нет-сайтка, тикшерү узгач, соңрак та эленергә мөмкин); Катнашучы интернет-ресурсларда яз­масына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интер­нетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.

2.2.9. Тиешле срокларда һәм тиешле таләпләргә туры китереп җибәрелгән язмалар ара­сыннан Оештыручы Конкурсның II этабына 30 (утыз) эшне сайлап ала, алар турында мәгълүматны «Мәгариф» журналының август (№ 8, 2018 ел) санында урнаштыра һәм шунда ук II этап башлануын игълан итә.

2.2.10. Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:

2.2.10.1. «Авыл укытучысы – 2018» бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки элек­трон форматта эшләнә. Басма сертификатка редакция мөһере һәм баш мөхәррир имзасы куела, иясенең почта адресына җибәрелә яки үзенә (вәкиленә) шәхсән тапшырыла. «Авыл укы­тучысы – 2018» бәйгесендә катнашу турында электрон сертификатта конкурсның электрон тамгасы куела, иясенең электрон адресына җибәрелә.

2.2.10.2. Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертифи­катның бәясе – 250 сум, ә редакциядән килеп алганда 200 сумны тәшкил итә. Электрон сертификатның бәясе – 150 сум. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки мagarif-uku.ru сайты аша түләнә: басма сер­тификатка түләү өчен – http://magarifuku.ru/ subscription/avyl-ukytuchysy-2018-bejjgesende-katna-2, электрон сертификатка түләү өчен  http://magarifuku.ru/subscription/avylukytuchysy2018bejjgesendekatna/  сылтамасы буенча күчәргә кирәк. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.

2.2.10.3. Сертификат алу ирекле. Катнашучы­ның Сертификат алырга теләве яки теләмәве авторның эше белән бергә җибәрелгән гари­засында белдерелә (Нигезләмәгә Кушымта).

2.2.10.4. Әлеге Нигезләмәнең барлык таләпләренә җавап биргән язма авторы, үзенең мәкаләсе magarif-uku.ru сайтында басылып чыккач та, ягъни I этап нәтиҗәләрен көтмичә, түләүле нигездә басма яки электрон Сертифи­кат алырга хокуклы.

2.3. Конкурсның II этабын уздыру тәртибе

Конкурсның II этабы катнашучы­ларның педагогик һәм методик-оештыру осталыгын ачыклау максатыннан уздырыла. Анда I этап­та җиңгән 30 педагог катнаша. Алар Нигезләмәнең 2.3.1 пунктында тәкъдим ителгән 4 теманың берсенә дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрергә тиеш. Чарага башисемне автор, эчтәлектән чыгып, мөстәкыйль куя. Дәрестән тыш эшчәнлекне публикация итеп әзерлә­гәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы.

2.3.1. Темалар:

  1. «Истәлекле дата»:

           – 2018 ел – республикада Л.Толстой елы (язучының әсәрләре буенча дәрес эшкәртмәсе);

          – ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап;

         – А.Алишның тууына 110 ел (язучының әсәрләре буенча дәрес эшкәртмәсе);

          – К.Симонов иҗаты (язучының тормыш юлы һәм иҗаты).

– Ч.Айтматовның тууына 90 ел (язучының тормыш юлы һәм иҗаты).

  1. Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану.
  2. «Укыткан предмет буенча тематик чара».

2.3.2. II этапка җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы ре­дакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл (http://magarifuku.ru/rules/). II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары «Мәгариф» журналының август санында (№ 8, 2018 ел) һәм magarif-uku.ru сай­тында тәкъдим ителәчәк.

2.3.2. II этапка килгән эшләрне бәяләүгә Оештыручы «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзаларын һәм башка белгечләрне җәлеп итә ала.

2.3.3. Редакция тарафыннан иң югары бәяләнгән 10 эшнең авторы «Мәгариф» журналының 9 нчы санында игълан ителә һәм III этап уздырылыр алдыннан тәҗрибә узу өчен, түләүсез «Осталык дәресе»нә һәм заманча мәгариф объектына экскурсиягә чакырыла.

2.4. III этап – ачык дәресләр уздыру тәртибе.

III этап – ачык дәресләр ярышы  II этап җиңүчеләре (алга таба – Номинантлар) арасында, аларның үзе укыткан предмет бу­енча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен ачыклау максатында, түбәндәге тәртиптә үткәрелә:

2.4.1. III этапка чыккан Номинантлар исем­леге magarif-uku.ru сайтында игълан ителә. Шун­да ук III этапны (ачык дәресләрне) уздыру урыны һәм көне хәбәр ителә.

2.4.2. III этапка чыккан Номинантлар үз предметлары буенча ачык дәрес тәкъдим итә. Ачык дәрес форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланыл­ган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.

2.4.3. Номинантларның эшен бәяләүгә ком­петентлы жюри җәлеп ителә. Номинантларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү мак­сатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин.

2.4.4. Жюри, ачык дәресләрне бәяләп, шул ук көнне абсолют җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны, 7 төрле номинациядә җиңү­челәрне игълан итә.

2.4.5. III этапта катнашырга килгәндә, коман­дировка чыгымнарын Номинант үз хисабына каплый.

III. КОНКУРС БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ

3.1. Конкурс белән Оештыручы идарә итә.

3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурс­ның төрле этапларын үткәрү вакытын, уры­нын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

3.3. Оештыручы Конкурска башка оеш­маларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.

3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» журналында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чы­гып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

  1. БҮЛӘКЛӘҮ

4.1. Бәйгенең нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының октябрь санында игълан ителә.

4.2. Конкурсның II этабында катнашучыларга һәм алар эшләгән мәктәпләргә «Мәга­риф» журналы редакциясенең Рәхмәт хатлары җибәрелә.

4.3. Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга Конкурсның иганәчесеннән кыйммәтле бүләкләр бирелә.

4.4. Конкурсның III этабында төрле номинацияләрдә җиңгән катнашучыларга Грамоталар һәм редакциянең истәлекле бүләкләре тапшырыла.

«Авыл укытучысы – 2018» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәга­риф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), magarif-uku.ru сайтында, журналның vk.com,  facebook.com  челтәрләрендәге журнал сәхифәләрендә танышырга була.