Логотип Магариф уку
Цитата:

Данил Салихов: Татар баласын җәлеп итә алырлык сыйфатлы тапшырулар эшләргә кирәк

Балаларны җәлеп итә алырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрдәй программалар татар телевидениесендә юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарның үсеш ст...

Балаларны җәлеп итә алырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрдәй программалар татар телевидениесендә юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарның үсеш стратегиясе" темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде.



"Иртән торып телевизорны кабызгач, безнең балалар татарча тапшырулар карамый, ә башка телдәге мультфильмнарны карарга тотына. Чөнки балаларга сайлап алырлык, аларның игътибарын җәлеп итә алырлык продукция җиткерергә кирәк. Хәтта Яңа ел кичәсендәге концертны да без татарча түгел, ә башка телдә карарга тырышабыз. Акчаны спортка биргән кебек, татар тапшыруларына да бирергә кирәк", - ди ул.


Данил Салихов сүзләренчә, әгәр дә Татарстанда Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр генә калса, татар теле, татар милләте бөтенләй  дә бетә. Чөнки татар милләте, беренче чиратта, авылларда яши. "Авыллардан кеше китә. Кеше шәһәр мохитенә керә икән, ул телне оныта. Районнар зурая, хәзер аларның урамнарында да татарча сөйләшкән кешене ишетеп булмый. Без ниндидер юллар белән авылны аякка бастырырга тиеш", - дигән фикердә язучы.

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ