Логотип Магариф уку
Цитата:

Финляндия татары милләт язмышы турында нинди фикердә?

Флёра Илдарханова, социология фәннәре докторы:– Хәзер гаиләләрнең кризис кичергән вакыты. Менә мин Татарстанның 15 районында сораштыру уздырдым. Төбәк халкының 75 проценты динне тергезү өчен тырыша.Ми...

Флёра Илдарханова, социология фәннәре докторы:

– Хәзер гаиләләрнең кризис кичергән вакыты. Менә мин Татарстанның 15 районында сораштыру уздырдым. Төбәк халкының 75 проценты динне тергезү өчен тырыша.Милләтнең абруен арттыру өчен көч куя.Мордвалар килен яки кияүләренең татар булуына караганда,  чуаш, мари яки урыс милләтеннән булуларын телиләр.Үз кавеме килеп чыкса, бик тә шат инде үзләре. Хәзер 5 туйга 4 аерылышу туры килә. Сәбәпләре төрле: Бер-берләрен аңламау, хыянәт, эчкечелек, туганнарның арага керүе. Шунысын аңлап торыйк- Гаилә ныклы терәктә тормаса, милләт яши дә, хрчи дә алмый.


 Фәүзия Бәйрәмова, язучы:


– Без, татарлар, Россиядә ишебез белән генә түгел, кими баруыбыз белән дә икенче урында торабыз. Россиядә елына барлыгы 1млн кеше үлә. Уңай үзгәрешләр көтелмәсә, 30 елдан уртак ватаныбызда халык 80 млн га калырга мөмкин. Татарстанда ел буена теркәлгән никахларның 40 проценты – катнаш. Россия буенча ул 80-90 процент тәшкил итә. Татарлар турында сүз бара! Татар районнарында ир-атларның 40 процентка якыны ялгыз яши. Парлылары да бер яки ике бала үстерә.


 Рамил хәзрәт, Финляндия:


– Суоми илендә меңгә якын  милләттәшебез яши. Алар төрле калаларда гомер кичерсәләр дә, аралашып яшиләр. Чөнки һәркем белә - аралашу безнең алдагы гасырларда да яшәвебезгә бәйле. Күрешми торган кеше бер-берсеннән суына, бизә. Зирәк милләт буларак, без моңа юл куерга тиеш түгел. Динебез, гореф-гадәтләребез, ана телебез бездән шундый изге гамәлләр кылуыбызны таләп итә. Киләчәк хакына. Моны  бөтен халык бердәм бердәм аңлау кирәк.  Туган тел ул сөйләшү чарасы гына түгел сәна. Ул безнең яшәү рәвешебез, сагышларыбыз, шатлык –куанычларыбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ