Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрес ... акчага?

Мәктәпләрдә түләүле хезмәтләрнең саны елдан-ел арта. Сүз шәхси яки коммерциягә корылган мәктәпләр турында түгел, ә гадәти белем йортлары хакында.«Ата-аналар тәкъдимен исәпкә алабыз»Казанның 177 нче ли...

Мәктәпләрдә түләүле хезмәтләрнең саны елдан-ел арта. Сүз шәхси яки коммерциягә корылган мәктәпләр турында түгел, ә гадәти белем йортлары хакында.


«Ата-аналар тәкъдимен исәпкә алабыз»


Казанның 177 нче лицеенда мәктәп программасына кертелгән төп дәресләр һәм бушлай 22 түгәрәктән тыш 48 төрле өстәмә түләүле хезмәт күрсәтелә. Алар арасында хореография, флейта, вокал, өстәл теннисы, футбол, дзюдо, каратэ, айкидо, версткалау һәм дизайн, инглиз теле, рус теле, физика, химия һәм башка юнәлешләр бар. «Бер генә мәктәп тә лицензиясез эшли алмый. Лицензиядә исә күрсәтелә торган хезмәтләрнең түләүлеме яки түләүсезме икәнлеге әйтелми, ул мәктәпнең белем бирү эшчәнлеге алып баруга хокукы барлыгы турында сөйли, – ди Казанның 177 нче лицее директоры Илдар Имамов. – Белем бирү оешмаларына закон тарафыннан өстәмә түләүле хезмәтләр күрсәтү хокукы бирелгән. Мәктәп уставында белем йортының түләүле хезмәтләр күрсәтергә хокукы барлыгы һәм дөрестән дә андый хезмәтләрнең күрсәтелүе турында язылырга тиеш. Һәрбер мәктәптә өстәмә белем бирү хезмәтләре исемлеге булырга, алар түләүле икән, бәяләре күрсәтелергә, ягъни прейскурант булырга тиеш. Бәяләрне һәр мәктәп башта – Мәгариф идарәсе, аннан Казан шәһәре Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты белән килештерә. Әлеге комитет мәктәпләрдәге өстәмә түләүле хезмәтләрнең бәяләрен тикшереп тора: теге яки бу мәктәптәге бәяләр бүтән мәктәпләрдәге уртача бәядән югарырак булса, аны кабул итмиләр. Ата-аналар без тәкъдим иткән исемлектән үзләре теләгән өстәмә дәрес яисә түгәрәкләрне сайлап ала. Фәлән кадәр түгәрәккә яки өстәмә дәрескә йөрергә тиеш, дигән таләп куймыйбыз. Шунысы да бар: бушлай дәресләр белән өстәмәләр бер-берсен кабатламаска тиеш».


«Гомуми җыелыш вакытында укытучылардан: «Без укучылар өчен нинди өстәмә дәресләр һәм түгәрәкләр оештыра алабыз?» – дип сорыйбыз һәм, мөмкинлектән чыгып, аның исемлеген төзибез, – ди 177 нче лицей директоры урынбасары Елена Мурзина. – Өстәмә түләүле хезмәтләр күрсәтү, гади генә итеп аңлатканда, мәктәп эчендәге мәктәп шикелле килеп чыга. Түләүле өстәмә хезмәтләр күрсәтүче укытучылар кабат эшкә алына, түләүле өлеш өчен яңа хезмәт килешүе төзелә. Түләүле хезмәтләрне мәктәптәге хезмәткәрләр дә, читтән килгән белгечләр дә алып барырга мөмкин. Өстәмә хезмәтләр өчен түләнгән акча әлеге дәрес һәм түгәрәкләрне алып баручы укытучыларга хезмәт хакы түләү өчен тотыла».


Дәвамы.


Эльза ХАММАТОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ