Дәреслекме яки әсбапмы?

2015–2016 нчы уку елыннан төп гомуми белем бирү мәктәпләре Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытуга күчә.

Дәүләт аккредитациясенә ия башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куюда дәреслек буларак куллану өчен, укыту-методик комплектларның федераль исемлеккә кертелүе шарт. Соңгы берничә елда дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыру Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы (5.09.2015, №1047) белән расланган тәртип буенча алып барыла. 1559 нчы боерык (8.12.2015) нигезендә югарыда аталган документка җитди үзгәреш – федераль исемлеккә дәгъва иткән һәр дәреслекнең электрон формасы булу мәҗбүрилеге кертелде.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп белем бирүдә мәгариф оешмаларында дәреслекләр (УМК) һәм уку-­укыту әсбаплары кулланылачак. Әле­ге уңайдан без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең белем бирү процессын укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү бүлекчәсенең төп киңәшчесе Кадрия Фатыйх кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАГА мөрәҗәгать иттек.

– Кадрия Фатыйховна! Федераль исемлеккә кертелү һәм дәреслек статусын алу өчен, уку-укыту басмаларына нинди гомуми таләпләр куела?
– Басма (кәгазь) дәреслек, әлеге дәрес­лекнең электрон формасы, укытучы өчен методик кулланма һәм, тулаем алганда, теге яки бу баскычта (2015–2016 нчы уку елыннан – төп мәктәптә) шушы предмет буенча дәвамчанлыкны тәэмин итә торган дәреслекләр җыелмасы булырга тиеш. Алар дүрт төрле – фәнни, педагогик, иҗтимагый, этномәдәни һәм региональ экспертиза уза. Таләп ителгән материал һәм документлар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына юллана һәм Фәнни-методик совет карамагына тапшырыла.

– 2015–2016 нчы уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучылары кайсы дәреслекләр буенча белем бирәчәк?
– Татарстан мәктәпләренә яңа уку елына V–IX сыйныфлар өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең 4 тәмамланган җыелмасы – барлыгы 20 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге (УМК) тәкъдим ителә. Алар федераль исемлекне формалаштыруның яңа тәртибе буенча, рес­публика, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россиянең Фәннәр Академиясе, Мәгариф Академиясе, Китап берлеге каршындагы эксперт оешмаларында тикшерелеп, уңай бәяләү нәтиҗәләре алды һәм, шуның соңгы хәлиткеч адымы буларак, Фәнни-методик совет карары буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (8.06.2015, №576) белән федераль исемлеккә кертелде.

– Уку әсбаплары турында берничә сүз әйтмәссезме?
– Уку әсбаплары бастыру хокукына ия нәшриятларда чыккан, әмма федераль исемлеккә кермәгән басмалар уку әсбабы статусында булачак һәм, дәрес­лекләр белән беррәттән, законлы, тулы хокукта кулланылачак. Татарстан Респуб­ликасы районнары һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге этномәдәни мәктәп­ләрдән килгән заказлар нигезендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан белем бирү оешмаларын татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, уку әсбаплары белән тәэмин итү планлаштырыла.

Мөнирә ӘНВӘРОВА әзерләде.

Төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан региональ дәреслекләр  һәм уку әсбаплары исемлеге белән журнал сайтында http://magarif-uku.ru/teachers-room/dereslekme-yaki-esbapmy/ адресы буенча танышырга мөмкин.

Добавить комментарий