Логотип Магариф уку
Цитата:

“Державин укулары”

Бу көннәрдә Казанда “Державин укулары” дип исемләнгән 12 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтә. Бүгенге пленар утырыш Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры О.И.Александрованың кереш с...

Бу көннәрдә Казанда “Державин укулары” дип исемләнгән 12 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтә. Бүгенге пленар утырыш Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры О.И.Александрованың кереш сүзе белән башланып китте. Ректор конферециянең төп темаларының берсе - хокук системасы булуын, Россиянең генә түгел, дөньякүләм системасы колачлануын ассызыклады. “Утыз докладта халыкара хокукка бәйле темалар күтәрелә”, - диде ул.


ТР Премьер-министры Илдар Халиков конференциядә катнашучыларны ТР Президенты Р. Миңнеханов исеменнән, шәхсән, үз исеменнән сәламләп, аларга уңышлар теләде һәм төп максат Г.Р. Державинны мәңгеләштерү түгел, ә хокук системасындагы проблемаларны күтәрү, чишелеш юлларын эзләү икәнен әйтеп үтте. Бу максат “Түгәрәк өстәл” темаларында да чагылыш тапкан: “Россия дәүләтчелегенең теоритик һәм тарихи-хокукый нигезләре”, “Хәзерге заманда Россия суверенитының чикләре”, “Россиянең гражданлык һәм гаилә законнары: актуальлеге һәм заман таләпләре”, “Державин һәм диалог культурасы”, “Г.Р.Державин поэзиясен өйрәнүнең бүгенге проблемалары” һ.б темалар сайланган. Аларда фән докторлары, кандидатлары гына түгел, студентлар да чыгыш ясый.
Державин үз әйткәнчә, “Яхшы законнар бәхетле һәм тәрбиясез күңелнең адашуларын төзәтә ала, әмма алар игелекле кешенең йөрәгенә начарлык кертә алмый”. Бүгенге конференция дә хокук системасын яхшырту да бер адым.


Нурия ӘЛМИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ