Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт архивында үткәрелгән «Бүләк» көне бүләкләргә бай булды

Хәзерге минимализм заманында күп кеше “артык” әйберне өйдә тотмый. Шуңа саргайган, туашалган кәгазьгә көн бетә - чүплеккә озатыла. Күренекле шәхесләрнең дә, үзләре бу дөньядан киткәч, архивлары чүпкә...

Хәзерге минимализм заманында күп кеше “артык” әйберне өйдә тотмый. Шуңа саргайган, туашалган кәгазьгә көн бетә - чүплеккә озатыла. Күренекле шәхесләрнең дә, үзләре бу дөньядан киткәч, архивлары чүпкә чыгарып ташланган очраклар булды. Әмма гаилә тарихын, нәсел-нәсәбнең тормыш-яшәеш мизгелләрен үзендә саклаган фотолар, хатлар, кульязмалар, китапларны һ.б. кадерләп саклаучылар да бар. Кайберләре тора-бара бу хәзинәләрне архивка тапшырырга кирәк дигән карарга килә. Халык язучы Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя апа да шундый карар кабул иткән. “Мин бу эшкә күңелем белән әзме-күпме әзер.  Уйладым-уйладым да, үзем белән алып китә алмыйм  бит инде, архивка тапшырырга кирәк дигән карар килдем. Чирек өлеше тапшырылды да инде”, - диде ул, ТРның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты һәм Дәүләт архивы оештырган “Бүләк итү” көнендә. Күркәм гадәткә әйләнеп баручы бу чарага тарихи кыйммәткә ия “бүләк”ләре белән килүчеләр шактый булды. Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы Рәшит абый Ягафәров хатыны Әкълимә апаның архивка китергән бүләкләре дүрт тартмага шыплап тутырылган иде.


Тарих фәннәре кандидаты Валентина Хаҗиәхмәтова күршесендә яшәгән, бер туганы булмаган япа-ялгыз ханымда сакланган  документ, фотоларны тапшырды. Арада якын туганының революционер Иван Бабушкин белән төшкән фотосы да бар иде.


Шулай ук бүгенге бүләк итү көнендә ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, юридик фәннәр докторы Александра Безина, татар әдәбияты классигы, атаклы драматург Галиәскар Камал энесенең улы Искәндәр Камал, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Флера Тарханова һ.б. үз хәзинәләрен килер буыннарга тапшырды.


Шуны истә тотасы иде: китаплар, фотолар, кульязмалар тәмам таушалып, саргаеп бетсә дә, кыйммәтен югалтмый. Хәтта архивлар өчен бәһале хәзинә дә булуы бар.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ