Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт йомгаклау аттестациясе системасында үзгәрешләр көтелә

Бүген Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Казанда узган бөтенроссия киңәшмәсен...

Бүген Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Казанда узган бөтенроссия киңәшмәсендә, Бердәм дәүләт имтиханы белән беррәттән, Дәүләт йомгаклау аттестациясе – ДЙА (ГИА) системасына кагылышлы фикерләрен дә җиткерде. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


“9 сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру системасы яңартылачак. Этапларга бүлеп, Дәүләт йомгаклау аттестациясе материалларын акрынлап төп мәктәп стандартларына якынайтачакбыз. Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен төп мәктәпне тәмамлаучылар өчен урта һөнәри белем бирү программаларына керү имтиханнары сыйфатында куллану ярашлы булыр иде”, - дигән фикердә Дмитрий Ливанов.


Аның сүзләренчә, 9 нчы сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда җәмәгатьчелек күзәтчелеге системасын гамәлгә кертү дә мөһим. Министр аның быел БДИ кампаниясе барышында уңышлы сыналганын искәртте.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ