Логотип Магариф уку
Цитата:

Дин әһелләре Кемерово шәһәрендә һәлак булучыларны дога кылып искә алды

Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә килеп чыккан фаҗига сәбәпле, ил буйлап матәм чаралары дәвам итә. Бүген бер төркем дин әһелләре янгында һәлак булучыларны Казанның Ленин бакчасында дога...

Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә килеп чыккан фаҗига сәбәпле, ил буйлап матәм чаралары дәвам итә. Бүген бер төркем дин әһелләре янгында һәлак булучыларны Казанның Ленин бакчасында дога укып искә алды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 


Эш сәгатьләре булуга карамастан, Ленин бакчасына шактый кеше килгән. Кемдер чәчәк салып китеп барды, кемдер әле кичә генә барлыкка килгән мемориал янында уйланып басып торды.


КФУ китапханәсе хезмәткәре Ирина Трошина матәм чарасына 5нче сыйныфта укучы улы Леня белән килгән.


"Ил буйлап матәм көне булгач, монда шундый мемориал ясалуын белеп, һәлак булучыларны искә алырга килергә булдык. Коточкыч кайгы! Мондый хәлләр тарихта башка кабатланмасын иде. Улымның яшьтәшләре мизгел эчендә дөнья белән хушлашкан. Бу коточкыч. Бәхеткә, үзебез кинотеатрларга, андый зур сәүдә үзәкләренә еш йөрмибез. Халык күп җыела торган урыннарда булудан мин һәрвакыт курка килдем. Хәзер инде бигрәк тә шикләндерә”, – диде Ирина Трошина.


Леонид исә сыйныфташлары белән андый җирләргә еш йөрүен искә төшерде. "Без класс белән кино, театр ише җирләргә еш баргаладык. Моңа кадәр барысы да тыныч узды. Алга таба да безне андый бәлаләр сакламасын иде", – диде ул.
Килүче-китүчеләр арасында арба эткән яшь әниләр дә, оныкларын җитәкләгән әби-бабайлар да бар иде.



"Без барыбыз да әниләр һәм дәү әниләр. Бу фаҗига берәүне дә битараф калдыра алмый. Барыбызның да балалары, оныклары бар. Бу ил өчен зур югалту", – диде бер дәү әни.


Кызын күтәргән Дарья Владимировна исемле яшь ханым исә күз яшьләре аша сөйли алмады.



Бирегә килгән ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов коточкыч фаҗига бер кешене дә битараф калдырмады, диде. "Барыбыз да Кемерово халкының фаҗигасен уртаклашабыз. Бу зур кайгы барыбыз өчен дә дәрес булып тора. Вафат булучыларның рухларын Раббыбыз шат кылсын. Шушы сабыйларның әти-әниләренә, туганнарына, күркәм сабырлык бирсен, яшәеш көчен насыйп итсен. Сырхау-авыруларга сәламәтләнергә язсын. Бүген барыбыз да шушы матәм көнендә аларның кайгыларын уртаклашабыз. Аларның кайгысы – безнең кайгыбыз да. Шуңа күрә мәчетләребездә дә һәлак булучыларның рухларына атап догалар кылына. Аллаһы Тәгалә сакланганны саклар дип әйтәләр. Без дә саклансак, балаларыбыз, якыннарыбыз турында уйлансак иде", – дип сөйләде Илфар хәзрәт Хәсәнов.


Татарстан метрополиты искә алу чарасына туры самолеттан төшеп килүен әйтте. “Мин әле генә самолеттан төштем, Мәскәүдә идем. “Вести FM”да да шушы хакта сөйләштек. Мин монда кайгы уртаклашырга килдем. Бу урын – кайгы һәм бердәмлек урыны. Без чәчәкләр салуыбыз белән коточкыч фаҗигадә һәлак булучыларга якынлыгыбызны күрсәтәбез. Икенче яктан, диндәге кешеләр буларак, без беләбез, үлем – шәхеснең тулысынча юкка чыгуы түгел ул. Җаннар исән. Дөрес, без бүген якыннарын югалтканнарны юатырлык сүзләр таба алмыйбыз. Әмма дога кылу – иң көчле дару", – диде феофан.



Ул шулай ук сәүдә үзәгендәге фаҗигагә китергән ишекләр бикләнеп калуга карата да үз фикерен белдерде. “Ишекләрне ябу нигә кирәк иде? Кино залының ишеген ябып, сеанска билетсыз керүчеләрне чикләгәннәр. Һәм нәрсә? Ниндидер малай яки кызны, ун сум акчасы җитмәгән килеш, шунда кертүдән курыкмасалар, барысы да исән калыр иде. Җәмгыять тирә-юньдә нәрсә кылынуын үзе аңларга тиеш. Кая карама, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре генә төзибез. Сатулашабыз һәм күңел ачабыз. Һәм менә шуның җимешләрен татыйбыз. Мин Беслан тәмугын да, кайгы баскан аналарны да күрдем. Һәм Кемерово фаҗигасендә балаларын югалткан аналарга да шуны әйтәсем килә. Билгеле, сезнең кайгыгызны йөрәгегездән беркем дә йолкып ала алмый, әмма догада булыгыз. Мондый дәһшәтләрне башка беркайчан да күрергә язмасын иде”, – диде Феофан.


Матәм чарасына Татарстан һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик та килгән иде. "Кемгәдер ачып салу өчен хисләр бик көчле. Була шундый мизгелләр, син тыныч кына басып торасың, чөнки хисләрең нык көчле. Без бүген тыныч кына кайгы уртаклашабыз. Мин әлеге фаҗигадә кайгы җиле кагылган һәр гаиләнең кайгысын уртаклашам. Безнең илдә тыныч кына ял итеп булсын иде. Балалар бернидән курыкмыйча уйнасыннар, ә әниләр, барысы да яхшы икәнлегенә инанып, тынычлап кибетләрдә йөрсен”, – диде Ицхак Горелик.



Чәчәкләр һәм йомшак уенчыклардан ясалган мемориал каршында җыелган бар халык дога кылды.


Исегезгә төшерик, кичә казанлылар ил буйлап старт алган #Кемеровобезсинеңбелән# акциясенә ирекле рәвештә кушылып, фаҗига корбаннарын Ленин бакчасы һәм Бауман урамында да искә алды. Соңгысына йөзләрчә кеше җыелды.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ