Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөньяның атаклы архивчылары нигә Казанга җыелды?

Татарстан башкаласына җыелуларының үзенә күрә җитди сәбәбе бар. Беренчедән, быелның 1 июнендә Россия архив хезмәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан Казанда бүгеннән башла...

Татарстан башкаласына җыелуларының үзенә күрә җитди сәбәбе бар. Беренчедән, быелның 1 июнендә Россия архив хезмәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан Казанда бүгеннән башлап дүрт көн буена юбилей чаралары үтәчәк. Аерым алганда бүген кичке сәгать 5тә Казан Кремлендәге күргәзмәләр залында Татарстандагы архив хезмәтенең 100 еллык данлы тарихына багышланган, аның фондларында сакланган уникаль документларның төп нөсхәләре куелган үзенчәлекле күргәзмә ачыла. Ә иртәгә исә Иннополис технопаркында (архив үзе йөзьяшәр булса да, дөньякүләм мәшһүр архивчылар катнашындагы үзенең юбилей конференциясен Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополиста үткәрергә булган) «Пергаменнан цифрлы технологияләргә кадәр» дигән темага багышланган халыкара фәнни-конференция үз эшен башлап җибәрәчәк. Аның эшендә дөньяның ике дистәдән артык иленнән һәм Россиянең иллеләп төбәгеннән 328 архивчы катнашачак. Алар арасында Англия, Канада, Италия, Вьетнам, Хорватия, Нидерланд, Польша, Германия, Кытай һ. б. илләрдән килгән күренекле архивчы галимнәр һәм экспертлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Халыкара конференция эшендә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итәчәкләр.


Конференция барышында цифрлы мәгълүмат белән идарә итү, архив тармагының сеш перспективасы һәм проблемалары, мәгълүмати иминлек һәм информациянең конфиденциальлеге, документлар сакланышын тәэмин итүнең технологик мәсьәләләре хакында җитди сөйләшү булачак.


Бүген болар хакында «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ