Логотип Магариф уку
Цитата:

Ду ю спик инглиш?

Бердәм дәүләт имтиханы укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен дә зур сынау. Мәктәп рейтингы да имтихан күрсәткечләренә карап билгеләнә, укытуның эшчәнлегенә бәяне дә шуңа карап бирәләр. Тиздән ингли...

Бердәм дәүләт имтиханы укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен дә зур сынау. Мәктәп рейтингы да имтихан күрсәткечләренә карап билгеләнә, укытуның эшчәнлегенә бәяне дә шуңа карап бирәләр. Тиздән инглиз теленнән дә БДИ тапшыру мәҗбүригә әйләнәчәк. Безнең укучылар бу яңалыкка ни дәрәҗәдә әзер?


«Авыл баласы репетиторга йөри алмый»
Билгеле булганча, мәктәпне тәмамлаганда рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру мәҗбүри. Математикадан имтихан ике формада каралган – база һәм профиль дәрәҗәсендә. 2020 елдан башлап тагын бер мәҗбүри тапшырыла торган имтихан өстәләчәк – инглиз теленнән. Чыгарылыш сыйныф укучысы инглиз теленнән имтиханны база һәм профиль дәрәҗәсендә тапшыра алачак. «Шәһәр балаларына инглиз теленнән имтихан тапшыру, авыл балалары белән чагыштырганда, җиңелрәк булачак, – ди Балтач районының Пыжмара мәктәбе директоры Раниф Әхәтов. – Шәһәр җирендә мөмкинлекләр күбрәк. Авыл мәктәбендә эшләүче инглиз теле укытучысының белем дәрәҗәсе шәһәрнекеннән калыша яки түбәнрәк, дип әйтергә җыенмыйм, һич алай түгел. Ләкин авыл белән шәһәр җирлеге барыбер бер-берсеннән аерыла. Авыл баласының репетиторга йөрү мөмкинлеге юк, ә шәһәрнеке үзенә авыррак бирелә торган фәннән өстәмә шөгыльләнә ала. Аннан башлангыч сыйныфларда атнасына – ике, өлкән сыйныфларда өч дәрес укып кына инглиз теленнән БДИ тапшыру мөмкинме икән?»


«Хафаланучыларны аңламыйм»
Казанда яшәүче Гөлнур Гарәпшинаның кызы инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган мәктәптә укый, дәресләрдән соң атнасына ике тапкыр чит тел курсларына йөри. Гөлнур ханым бүген инглиз теле бөтен кешегә дә кирәк, дигән фикердә. «Инглиз теле елдан-ел тормышыбызга тирәнрәк үтеп керә. Әллә кая читкә дә китәсе юк, Казан урамнарындагы кибет, ресторан, кафе элмә такталарына гына күз салыгыз әле, күбесе инглизчә язылган бит. Әлеге телне өйрәнү мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрүне, илнең бөтен мәктәпләрендә дә БДИ тапшыртуны хуплыйм. Чит тел белү беркайчан да комачауламый, ул – өстәмә үсеш, аралашу даирәсен киңәйтү. Телләр өйрәнү башны эшләтә, хәтерне яхшыр-та. Бала өчен өстәмә йөкләмә түгел ул. Кызым инглиз телен тирәнтен өйрәнгәнгә карап кына бүтән фәннәрдән калышмый бит. «Инглизчә белмим, балама ярдәм итә алмам, улым яки кызым инглиз теленнән БДИ тапшыра алмас», – дип хафага төшүчеләрне аңламыйм да, акламыйм да. Хәзерге балалар акыллы, тиз яраклашучан. Кече яшьтән өйрәнгәннәр баш миенә тизрәк сеңә».


Ә менә ике бала анасы Илгизә Хәкимова: «Бөтен бала да чит тел өйрәнүгә сәләтле түгел, – ди. – 8нче сыйныфта укучы улыма ул бик авыр бирелә, 4 нче сыйныфтагысы исә инглиз телен яратып өйрәнә. Үзем авыл мәктәбен тәмамладым, инглиз телен укымадым, шуңа күрә дәрес әзерләгәндә гади генә күнегүләрне эшләгәндә дә балаларыма ярдәм итә алмыйм. Югары уку йортларының барысында да инглиз теленнән имтихан таләп ителми бит. Чит телләр белән бәйле уку йортларына укырга керергә теләүчеләр болай да ул фәннән БДИны сайлаячак. Бала телне җиң сызганып, күңелен салып өйрәнсен өчен мотивация, ягъни кызыксындыру кирәк. Ул булмаганда бала фәнне кирәксез, өстәмә йөкләмә итеп кабул итә һәм үзен мәҗбүриләп өйрәнә».

«Иртәрәк әзерләнә башлаган саен яхшырак»
Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Хәйбуллина: «Чит тел белү яшьләргә карьера үсеше, алга таба белем алу өчен киң мөмкинлекләр бирә. Ләкин чит телдән имтихан тапшыруны мәҗбүри итеп кую дөресме икән? – дигән фикердә. – Күпчелекнең чит тел өйрәнергә теләге булса да, аларның аз өлеше генә моның өчен көч түгәргә әзер. Ә көч түкми генә аны өйрәнү мөмкин түгел. Бүген барлык мәктәпләр дә чит тел буенча сыйфатлы дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Һәрбер дәреслек БДИ форматындагы махсус бүлекләр, күнегүләр һәм биремнәрне үз эченә ала. Хәзер бөтен мәктәпләрдә дә мультимедиа җиһазлары, интернетка чыгу мөмкинлеге бар.


Әмма чит телдән имтиханны тапшыру һәркемнең хәленнән килмәскә мөмкин. 30 ел укыту тәҗрибәмә таянып шуны әйтә алам: чыгарылыш сыйныф укучыларының кайберләре инглиз телендә теләсә нинди темага рәхәтләнеп инша яза яки чит ил кешесе белән җиңел генә аралаша. Шул ук вакытта гади җөмлә төзи алмаганнары да бар. Шуңа күрә бөтен укучыны да мәҗбүри БДИ тапшырту, минемчә, яхшы фикер түгел. Ләкин инде карар кабул ителгән, артка чигенү юк. Хәзер ничек итеп баланың инглизчәсен шомартырга, дигән сорау килеп баса. Җавап бер – өстәмә рәвештә шөгыльләнергә һәм никадәр тизрәк тотынсаң, шуның кадәр яхшырак. Моннан тыш тагын берничә киңәш бирергә мөмкин.

Киңәшләр.


Эльза Хамматова.


Фото: bepul.uz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ