Логотип Магариф уку
Цитата:

Дустанә хастаханә белән ничек дуслашырга?

Бүгенге көндә хастаханәләрдә табибка эләгү өчен алдан язылып кую кирәк. Язылган очракта да бүген-иртәгә түгел, кайчак бер атнадан да барырга туры килә. Ярый да бу атнаны уздырып җибәрә алсаң, әгәр дә...

Бүгенге көндә хастаханәләрдә табибка эләгү өчен алдан язылып кую кирәк. Язылган очракта да бүген-иртәгә түгел, кайчак бер атнадан да барырга туры килә. Ярый да бу атнаны уздырып җибәрә алсаң, әгәр дә авырып китсәң, ашыгыч рәвештә табибка күренергә кирәк булса, ни эшләргә соң? Дустанә хастаханә белән ничек дуслашырга? Бу хәлгә ачыклык кертү өчен Казан шәһәренең берничә хастаханәсе белән элемтәгә кердек.


Чыннан да, хастаханәләрдә хәзер табибка язылып кына кереп була икән. Мәсәлән, 10 нчы хастаханәнең теркәлү бүлегендә шулай җавап бирделәр. Әмма көчле авырту, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракта, әлбәттә, язылмыйча да табибка керү мөмкинлеге бар. Ә менә 17, 18 нче хастаханәләр, “Азино” балалар хастаханәсе белешмәләре буенча, белгеч табибларга керү язылу аша гына мөмкин. Авырып килгән очракта авыруны, бернинди язылуларсыз, дежур табиб кабул итә дип ышандыра алар.


Әгәр авыруың көчле булып, хастаханәгә бара алмасаң, табибны өеңә чакыртырга теләсәң, нишләргә? Сораштырылган хастаханәләрнең теркәлү бүлекләрендә бирелгән мәгълүматларга караганда, өйгә чакырылган табиб көн дәвамында килергә мөмкин. Димәк, әгәр табиб чакыртасың икән, аны көне буе көтәргә дә әзер булырга кирәк. Ә без элемтәгә кергән бер хастаханәдә табибларның, гомумән, өйләргә йөрмәвен әйттеләр. Әгәр сәламәтлегең кадерле булса, бу очракта ашыгыч ярдәм машинасы чакырту кулайрактыр, мөгаен.


Ярый, кайбер очракларда чакырылган табибларны көне буе да көтәргә мөмкиндер, әмма әле аларны чакырту өчен элемтәгә керү дә зур түземлек сорый шул. Чөнки кайчак теркәлү бүлегенә эләгү өчен әллә ничә кат шалтыратырга туры килә. Әгәр инде элемтәгә чыгып булмый икән, авырган килеш үзең хастаханәгә барудан башка чара калмый. Бик күңелсез хәл, әлбәттә. Шуңа күрә, сәләмәтлегебезгә ныграк игътибар бирик! Авырмыйк!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ