Логотип Магариф уку
Цитата:

Ә син тавыш бирдеңме әле?

Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә Казанның истәлекле урыннары да катнаша. Татарстан башкаласының өч символы...


Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә Казанның истәлекле урыннары да катнаша. Татарстан башкаласының өч символы 5 меңнән артык тавыш җыйган инде.




Моңа кадәр 5 меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремленә туристлар яратып өлгергән урыннар – Кол Шәриф мәчете белән Казан федераль университеты да кушылды.


Хәзерге вакытта бәйгене уздыру өчен махсус булдырылган твоя-россия.рф сайтында тавыш бирүнең беренче этабы бара. 5 мең тавыш җыйган Россия калаларының истәлекле урыннары автомат рәвештә икенче  этапка уза.


Денис Калинкин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе:


— Россия акчаларында Казанның сурәтләнүе – шәһәребез өчен зур горурлык. Казанның моңа тулы хакы бар. Шуңа да мин бу эштә барлык татарстанлыларның, активлык күрсәтеп, тавыш бирүләрен сорыйм. Бәйге берничә этапта уздырылганлыктан, аны һәрдаим күзәтеп барырга кирәк. Бу омтылышны барлык татарстанлылар күтәреп алыр, дип ышанам.


Россия күләмендә үткәрелә торган бәйгедә яңа акчаларда урын алу өчен 3700 символ тәкъдим ителгән. Ләкин аларның 18е генә, 5 мең тавыш җыеп, минималь баскычны үтә алган. 28 июнь-4 июль аралыгында яңа акчаларда сурәтләнәчәк истәлекле урыннар өчен 426 мең кеше тавыш биргән. Аланың 63 меңе – SMS-хәбәр ярдәмендә, 386 меңе — социаль челтәрләр аша тавыш бирүчеләр. Тавыш бирүдә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск өлкәсе халкы аеруча актив.


Илдар Шакиров, Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе:


 — Татарстан Республикасы бәйгедә актив катнашучылар унлыгына керсә дә, тавыш бирүчеләрнең гомуми саны белән чагыштырганда, татарстанлыларның 2,7 процент кына тәшкил итүе җитәрлек дәрәҗәдә түгел.


Бәйгедә тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак. Нәтиҗәләр 7 октябрьдә билгеле булачак.


Бәйгедә Россиянең ике шәһәре һәм алардагы дүрт символ җиңүче дип табылачак. 200 һәм 2000 сумлык купюралар исә 2017 елда әйләнешкә керәчәк.


Intertat.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ