Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдәби мирасыбызны өйрәнүдә яңача алымнар

(Укыту-тәрбия эшендә татарча мультфильмнар һәм диафильмнар куллану тәҗрибәсеннән)Әлфия Төхфәтуллина,Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ф...

(Укыту-тәрбия эшендә татарча мультфильмнар һәм диафильмнар куллану тәҗрибәсеннән)


Әлфия Төхфәтуллина,

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты


Балаларга белем һәм тәрбия бирү барышын файдалы, кызыклы итеп, заманча технологияләр кулланып оештырганда гына программа материалын үзләштерүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Димәк, заман үзеннән-үзе укытучы һәм тәрбиячеләрдән яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне өйрәнүне һәм аларны эш барышында максатчан файдалануны таләп итә. XXI гасыр укучысы – компьютерлашкан заман баласы. Хәзер инде сөйләп, яисә материалны китаптан укытып кына белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаганлыгы көн кебек ачык. Иң башта балада укуга кызыксыну уятырга, белем алуның мөһимлегенә үзлектән төшенүенә ирешергә кирәк. Гомумән, укучыга сыйфатлы белем бирү өчен, укытуның эчтәлеге, формасы заман ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиешлеге бәхәссез. Яңа белем бирү стандартлары моны катгый таләп итә.


Әгәр татар теле һәм әдәбияты предметларын укыту турында сүз алып барсак, укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаштыруны дәрестә генә түгел, ә сыйныфтан тыш эшчәнлектә дә дәвам иттерү мөһим. Бу юнәлештә без башка күпсанлы укыту-методик әсбапларны файдалану белән беррәттән электрон белем бирү ресурсларына, мультимедиа технологияләренә дә мөрәҗәгать итә алабыз.


Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсе турында кайбер фикерләремне хезмәттәшләремә дә җиткерәсем килә.


Тәҗрибәдән күренгәнчә, әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны һәм диафильмнарны дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш эштә дә нәтиҗәле файдаланырга була. «Бала.рф» китапханәсе укучыларны күренекле язучыларыбызның танылган әсәрләре белән таныштыруда өстәмә ярдәмлек, шулай ук татар телендә эшләнгән мультфильмнар дөньясына юл күрсәткеч булып тора. Ниһаять, безнең балалар саф татарча мультфильмнар карау, туган телдә сөйләшүче «мультик» геройлары тәэсирендә үсү мөмкинлегенә ия булды.


Татар теленә өйрәтүдә әлеге интернет-проектны кулланып эшләү мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гына түгел, өлкәнрәк яшьтәге укучылар арасында да зур кызыксыну уятканлыгы мәгълүм. Без моны «Бала» китапханәсе оештырган иҗади эшләр бәйгесе нәтиҗәләреннән дә күрдек.


Бүген бик популярлашып киткән, белгечләр фикеренчә, кешенең психикасына шактый тискәре йогынты ясый торган чит ил мультфильмнары белән чагыштырганда, үзебезнең мультфильмнар балаларны туган телдә фикерләргә өйрәтү ягыннан да, шулай ук милли тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы буларак та өстенлекле интерактив материал ролен үти.


Әдәби татар теле үрнәге, актерларның сәнгатьле укуы, образларның чын милли йөзле, ә сюжетларының кызыклы һәм мавыктыргыч булуы баланың рухи һәм аң үсешенә уңай тәэсир ясамый калмас, мөгаен. Эчтәлеге аңлаешлы булган бу мультфильмнардагы гади генә вакыйгалар да балаларның фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – телне өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар.


Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, татар балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә халкыбызга хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, бала өчен татар әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатебезгә, тарихыбызга һәм шулар аша милли мәдәниятебезгә юл ачыла. Әйтик, «Өч кыз», А.Алишның «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк», Г.Тукайның «Су анасы», «Кышкы кичтә» әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән һәм башка мультфильмнарда милли рухта бизәлгән чиста-пөхтә авыл өен, борынгы мич, сәке, чигелгән тәрәзә пәрдәләрен, өстәл япмаларын, тукылган келәмнәрне күреп, бала күпме борынгы рухи мирасыбыз белән таныша. Ә инде әсәрдәге вакыйгаларга аваздаш булган милли көйләр күренешләрне тагын да хисси һәм җанлы итә. Шулай ук әлеге мультфильмнар татар өйләренең урамнан, ишек алдыннан ук әнә шулай балкып, нур чәчеп торуы («Чукмар белән Тукмар», «Сертотмас үрдәк», «Өч кыз», «Агачлар да авырый» һ.б.); халкыбызның хайваннарга, табигатькә, җиргә булган мөнәсәбәте («Кышкы кичтә», «Тукмар белән Чукмар», «Алтын бөртекләр» һ.б.) турында да дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда аерым-аерым алып өйрәнү мөмкинлеген бирә. Ә «Кисекбаш», «Ак барс» кебек мультфильмнар исә шәһре Казанга, үткәннәребезгә юл ача һәм хәзер дә милли горурлыгыбыз саналган тарихи һәйкәлләр, олы шәхесләр белән таныштыра.


<…>

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №11 (ноябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ