Логотип Магариф уку
Цитата:

Эчтәлекле чыгышлар тыңланды, киңәш-тәкъдимнәр әйтелде

“Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе” проектын тикшерү буенча фикер алышуга багышланган республика киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә тел, әдәбият галимнәре, шәһәр, район мәгариф бүлекләр...

“Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе” проектын тикшерү буенча фикер алышуга багышланган республика киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә тел, әдәбият галимнәре, шәһәр, район мәгариф бүлекләре, идарә җитәкчеләренең милли эшләр буенча урынбарасарлары мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбият предметлары укытучылары, җурналистлар катнашты. Киңәшмәне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Мөхәммәтов алып барды. Кереш сүзендә ул әлеге концепциянен нинди максаттан чыгып төзелүенә, милли мәгарифне үстерүдә аның нинди әһәмиятле урын алып торачагына тәфсилле анализ ясап үтте.


ТР Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы Д.Заһидуллина, “Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе”н төзүче авторларның берсе буларак, аңа киңрәк планда тукталды. Проблемалы булып күренгән һәр мәсьәләгә гади укытучы күзлегеннән чыгып бәя бирде.


Галимнәрдән Г.Галиуллина, Р.Шәмсетдинова, Казандагы 141 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Ф.Фәизоваларның чыгышларында да тел укыту проблемаларын уңай хәл итәргә файдасы тиярдәй тәкъдимнәр әйтелде. Урыннардан әйтелгән сорауларга да тулы җавап бирелде.


“Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе”нең төзәтелгән һәм тулы варианты февраль аенда үз көченә керәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ