Эксперты обсудят оптимальные условия для сохранения и развития языков народов России

3 октября в Москве пройдет форум «Языковая политика: общероссийская экспертиза».

В форуме примут участие ученые-филологи, преподаватели русского языка и языков народов России, представители Минобрнауки РФ, руководства регионов, депутаты Государственной Думы и члены Совета Федерации.

Как пишет «Учительская газета», участники форума  выработают предложения по созданию оптимальных условий для сохранения и развития языков народов России, организации образовательного процесса, направленного на формирование общероссийской гражданской идентичности с учетом языковой ситуации в регионах.

Комментарий

  1. к. динар

    «рәттән» («наряду») — тигез дәрәҗәдә дигән сүз үк түгел, әмма тел буенча дискриминация булырга тиеш түгел дигән маддә бар, россия конституциясендә — 19.2, татарстанда татарлар белән урыслар якынча 50 шәр %, шуларны исәпкә алып, шулай аңларга да була.

  2. к. динар

    мин шулай дәрес сәгатьләрен бүлеп карарга булдым. һәм фбупның үзендә хата таптым, аның турында түбәндәрәк яздым. әмма хәзерге шул хаталы фбуп белән [сәгатьләрне бүлеп каравымны] дәвам итәм. әдәбият сәгатьләрен тел сәгатьләренә кушып кына сөйләрмен. җайлырак булсынга мисал итеп бары тик 9 нчы класс, 6 көнлек атна вариантын гына карыйм.

    фбуп федераль компонент итеп 175 сәгать рус телен тәкъдим итә һәм 105 сәгать туган телне региональ яки мәктәп компоненты итеп тәкъдим итә. региональ компонент 105 сәгать һәм мәктәп компоненты 105 сәгать. россия өлкәләрендә рус балалары 175+105=280 сәгать рус теле (әдәбият белән бергә) дәресләрендә утыра.

    татарстанда 105 сәгать туган тел урынына 140 сәгать куелган, димәк, татарстан мәктәп компонентының бер өлешен (105 сәгатьнең 35 сәгатен) тартып алган (мәктәпләргә 70 сәгать калган). монысы да хата. шуңа күрә федераль буп версиясен кулланырмын, ягъни, регион дәрәҗәсендә мәҗбүри россия телләренә 175 сәгать федераль компонентны һәм 105 сәгать региональ компонентны гына кулланып була.

    (чынлыкта фбуп үзе хаталы, региональ компонент 126 булырга тиеш, ә федераль компонент бөтен фәннәргә 945 урынына ялгыш 1050 итеп куелган. рус теленә федераль 175 сәгатьне шул хәтлек киметкәч ул 175*(945/1050)=157,5 булыр иде — барыбер рус теленә бирелгән федераль өлеш (компонент) вакыты регионга бирелгән барлык вакытка караганда күбрәк. татарстанга 35 сәгатьне мәктәпләрдән тартып алганчы башта үзенә тиешле 21 сәгатьне федераль компоненттан тартып алып кайтарасы иде, һәм мәктәпләргә тиешле 21 сәгатьне дә мәктәпләрга кайтарсы иде).

    бу фбуп татарстан законына каршы килә, фбупны ясаганда ук республикаларның законнарын исәпкә алырга тиеш булганнар дип уйлыйм. конституция буенча рус теле белән рәттән республикаларның дәүләт телләре була ала, рәттән булгач — тигез дәрәҗәдә, һәм конституция турыдан-туры үтәлергә тиеш. шуңа күрә хәзер фбупны рус теле белән татар телен тигезләү өчен төзәтеп карыйм, татарстан шулай аны төзәткән булган дип күз алдыгызга китерегез.

    рус телен башка регионнар белән тигез укырга теләүчеләр 280 сәгать рус теле укый ала торган итеп ясап буламы? мин шундый нәтиҗәгә ирешергә телим. башта республика үзенә бирелгән 105 сәгатьне (һәм шуларны гына) тулысынча республика теле өчен куллана дип карыйк. 175 рус т. + 105 татар т. була. болар тигез түгел, әйдәгез аларны тигезләп куйыйк.

    1) татарстан федераль компонентның рус теле өлешенең бер өлешен үзенә тартып алган дип күз алдына китерик. 280/2=140. 140 рус т. + 140 татар т. була. икесе дә дәүләт теле, шулай булгач, болай иткәндә рус балалары 280 сәгать рус телен сайлый алмый.

    1нче ысул барып чыкмады.

    2) 280 сәгатьнең бер өлеше дәүләт телләре, бер өлеше туган телләр булырга тиеш. 100 сәгате дәүләт телләренә булсын ди. 50 рус теленә, 50 татар теленә. 180 сәгате туган телләргә: 180 сәгать рус теле яки 180 сәгать татар теле яки 180 сәгать мари теле һәм башкалар. болай иткәндә дә рус балалары 280 сәгать рус телен сайлый алмый, ә 280-50=230, 230ны гына ала ала. шулай булгач, бу ысулны куллану өчен дәүләт телләрен 0гә төшерәсе булып чыга. әмма рус телен 0гә төшерү мөмкинлеге федераль законга каршы киләдер дип уйлыйм. чынлап та шулай, мәгариф турындагы законның 66.2 бүлеген карагыз. конституцияне үтәү өчен федераль законны да төзәтелгән формада кулланып була, мин анысын онытып җибәрдем, һәм алга таба бупны гына үзгәртү ысулын эзләдем.

    2нче ысул да барып чыкмады. федераль компоненттагы башка фән өлешләреннән тартып алмыйча яки мәктәп компонентын кулланмыйча моны чишеп булмыйдыр дип уйлыйм. әйдәгез мәктәп компонентын кулланып карыйк. мәктәп компонентын туган тел буларак рус теле өчен куллану фбупка каршы килми дә!

    3) рус теле сәгатьләрен башка регионнар белән тигезләргә теләүчеләр 280 сәгатьнең 105 сәгатен мәктәп компонентыннан алсыннар. калганы 280-105=175. 105 сәгать туган тел булсын. 175 сәгате федераль өлештәге рус теле. республика теле өчен тагын 105 сәгатьне регион өлешеннән алып була. 105+105=210 сәгать татар теле өчен кулланылырга мөмкин булып чыга. әмма татарстан хәзерге вакытта татар теле өчен 140 сәгать куллана. мин дә шул 140 сәгатьне генә кулланып карыйм. 105е региональ компонент — мәҗбүри татар теле булсын. 140-105=35 — туган тел буларак татар теле — мәктәп өлешендә булсын. хәзер рус теле белән татар телен тигезләргә кирәк. 175 федераль рус теле сәгатенең дә 105е генә мәҗбүри булырга тиеш. 70ен нишләтергә? — алары сайлап була торган туган тел булсын.
    шулай итеп, мондый чишелеш булган: татарстан «буп»ын болай итеп ясау:
    фбупны бераз үзгәртергә туры килә:
    чагыштыру өчен, фбуп мондый:
    федераль өлештә 175 рус теле; региональ яки мәктәп өлешендә 105 туган тел.
    фбупны төзәтеп ясалган тбуп мондый була ала иде:
    федераль өлештә 105 рус теле, 70 туган тел; регион өлешендә 105 татар теле; мәктәп өлешендә 35 туган тел.
    болай гына дөрес түгел икән әле: болай иткәндә рус балалары 280 сәгать рус телен җыю өчен мәктәп өлешенең 35 сәгатен генә түгел, күбрәк кулланырга тиеш икән. 175+35=210ы инде бар, 280не җыер өчен тагын 70 кирәк. мәктәп өлешенең 35е кулланылган инде, 105-35=70, какраз 70е калган.
    шулай итеп, фбупны төзәтеп ясалган тбуп мондый була ала иде:
    федераль өлештә 105 рус теле, 70 туган тел; регион өлешендә 105 татар теле; мәктәп өлешендә руслар өчен 105 туган тел, татарлар өчен 35 туган тел, теләсәләр, татарлар да мәктәп өлешендә 105 туган тел укый ала.

    мәктәп компонентын кулланып, мәҗбүри рус теле дәресләрен киметмичә генә дә, хәзерге тбупны кулланып, моны чишеп булмыймы икән соң?

    4) чагыштыру өчен, хәзерге тбуп:
    федераль өлештә 175 рус теле, регион өлешендә 140 татар теле, мәктәпнең 70 сәгате калган.
    рус балалары шул 70 мәктәп сәгатен рус теле өчен кулланса, нәрсәгә ирешә? — 175+70=245. — 280гә тутыра алмыйлар.

    шулай итеп, хәзерге татарстан бупы белән башка регионнар белән тигез дәрәҗәдә рус телен укый алмыйлар (4нче ысулда күрсәтелгән), әмма 3нче ысулны кулланып моны эшләү мөмкин булыр иде.

  3. к. динар

    мин фбупның үзендә хата таптым әле. мисал өчен 9 нчы класстагы 6 көнлек атна вариантын карыйк: рөхсәт ителгән санитар нагрузка 1260, һәм фбупның 1 нче бүлегендә регион өлеше 10% тан ким түгел, мәктәпнеке 10% тан ким түгел, федераль өлеш 75% тан ким түгел дигән. 5% шушы өлешләр арасында бүленергә кала.
    таблицада мәктәп белән регион өлешен 210 итеп тәкъдим иткәннәр. икегә бүлгәч 105 була. федераль өлеш 1050. суммасы — 1260 — рөхсәт ителгән максималь күләм.
    1260*10% = 126 булырга тиеш; 126-105=21 җитми.
    1260*75%=945 планланган. 1050-945=105 артык.
    калган 5%: 1260*5%=63
    булырга тиеш: 126+126+945+63=1260
    калган 5%ны тулысынча федераль компонентка өстәгән очракта да
    булырга тиеш: 126+126+1008=1260
    әмма ясаганнар: 105+105+1050=1260

  4. к. динар

    татарстан фбуп нигезендә укыта, әмма төп-төгәл үтәп түгел, ә төзәтеп

  5. к. динар

    вкдагы » Татар ата-аналары / Татароязычные родители » төркемендәге комментым:
    оффтоп, бу мәкалә турында түгел, гомумән бу әйбер турында язам: мин бу проблемага чишелеш таптым бугай. төгәлрәге, рус телен яратучыларның таләпләренең берсен генә чишеп була. аларның берничә таләбе бар. берсе — рус теле дәресләрен арттыру, икенчесе — татар теле дәресләре санын 0 гә төшерү мөмкинлеге. һәм алар 1 нче таләпне эшләр өчен 2 нчесен дә эшләргә кирәк дигән мәгънәдә әйтәләр… һәрвакытта да, бөтенесе дә шулай бу 2 әйберне бәйлиме — төп-төгәл белмим — әйе бугай, һич булмаса петицияләрендә, интервьюларында, мәкаләләрендә шулай бугай. әмма чынлыкта бу 2 үзгәреш бәйләнмәгән. рус телен факультатив рәвешендә арттырып була — моны монда комментларда тәкъдим иттеләр инде; татарлар өчен мәҗбүри рус теле дәресләренең артыгы кирәк түгел дип язучылар да монда булды; (ул комментлар һаман да монда торадыр); ә мин шунысын беләм: татарстан фбуп нигезендә укытмый! һәм аның аның нигезендә укытмаска хакы бар, чөнки фбуп конституциягә, конституцион суд карарына каршы килә, һәм татарстан законына каршы килә! шулай булгач, барыбер фбуп бозылган икән инде, татарстан аны мәҗбүри рус теле дәресләрен бераз киметеп тә боза ала. шуның белән рус теле белән татар теленең дәүләт теле буларак тигезлеген дә саклап калып буладыр, рус телен россиянең башка регионнары белән тигезләү мөмкинлеген дә ясап буладыр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *