Энгель Фәттахов: «Теләге булган тел чарлый»

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе ТР вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән «туры элемтә» оештырган иде. Министр, редакциягә килеп, бер сәгать дәвамында укучыларыбыз юллаган сорауларга җавап бирде, ә җавап биреп өлгермәгәннәрен үзе белән алып китте. Әлеге очрашу вакытында нинди мәсьәләләр күтәрелде? Министр ниләр сөйләде соң?

Мәктәп төзелеше турында
Казан шәһәренең Азино-2 микрорайонында мәктәп юклыктан зарланып, редакциягә берьюлы берничә мөрәҗәгать килде. «Менә инде 5 ел балаларыбыз шәһәрнең төрле мәктәпләренә укырга йөри, икенче сменаларда укыйлар. Бик читен. Һаман мәктәп көтәбез. Кайсы уку елына әзер булыр икән?» – дип язды безгә Рамилә Абдуллина, микрорайонда яшәүче барлык әти-әниләр исеменнән. Энгель Фәттахов исә, аларны тынычландырып, башкаланың бу төбәгендә гомумбелем бирү мәктәбенең быел төзелергә тиешлеген белдерде.

Опекуннарга матди ярдәм күрсәтү хакында
Тәтеш районы Бакырчы авылыннан Алсу Мәкъсутова министрга мондый сорау-үтенеч юллаган иде: «Ятим балалар тәрбиялибез. Бер бала өчен нибары 3 мең сум хезмәт хакы түләнә. Эш хакы турында сүз баргач, аның түләүле ялы да булырга тиеш булып чыга түгелме соң?! Ятим баланы опекага алган әти-әниләргә елга бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтергә дә мөмкиндер…»

Опекуннарга хезмәт хакы күләме Татарстанның Гаилә кодексы нигезендә билгеләнә. Бүген ул 3 мең сумны тәшкил итә. Министр сүзләренчә, педагогик яки медицина белеме булган опекуннарга минималь хезмәт хакының яртысы күләмендә өстәмә түләү каралган. Болардан тыш җирле үзидарә органнары да мондый гаиләләргә ярдәм күрсәтә ала. «Ятим бала тәрбияләүче әти-әниләргә түләүне арттыру фикерен Министрлар Кабинетына тәкъдимнәрне керткәндә исәпкә алырбыз», – дип ышандырды Энгель Фәттахов.

Мәктәптәге тәртип турында
«Һәр мәктәп, һәр сыйныфта 2-3 шундый укучы бар: алар башкаларга белем алырга комачаулый, сүгенә, сугыша. Бу балаларны тыярдай бернинди закон да юк. Тәртип бозучылар үзләренең җәзага тартылмаячакларын бик яхшы аңлаган хәлдә укытучыларны һәм мәктәп директорын үз кубызларына «биетә». Нәтиҗәдә, тәртипле, яхшы укыган балалар зыян күрә. Аларның хокукларын кем яклар?» – дип хат аша борчуын белдерде Рәсимә Гарипова.

Пенсионер укучыбызның соравына министр болай дип җавап бирде: «Татарстанның мәгариф системасында медиация хезмәтен җәелдерү бара. Бу ни дигән сүз соң? Мәктәпләрдә низагка кергән ике якның аңлашуын тәэмин итәргә кирәк. Моны исә гадел рәвештә бары тик бәхәстә катнашмаган өченче бер кеше генә эшли ала. Аны медиатор дип йөртәләр. Медиатор хезмәтен укытучылар, психологлар яки укучылар башкара ала. Тик аларның махсус әзерлеге булу шарт. Казанның 4 мәктәбендә әлеге проект берничә ел дәвамында тормышка ашырыла инде. Шушы вакыт эчендә мәктәпләрдәге тәртипнең яхшыруы, бәхәсле очракларның сирәгрәк барлыкка килүе сизелә. Зәй, Түбән Кама, Саба районнары, Чаллы шәһәре дә бу өлкәдә шактый нәтиҗәле эш башкара. Әти-әниләр һәм тәртип бозучы балаларның үзләре белән эшләү дә бик мөһим. Әлеге укучылар полиция хезмәткәрләрендә дә аерым исәптә. Һәр бала белән эшләүнең махсус планы булдырылган. Әңгәмәләр, психологик тренинглар уздырыла, мондый укучыларның гаиләләренә барып, яшәү шартлары, өйдәге мөнәсәбәт белән танышу да каралган. Бу балалар турында мәгълүмат квартал саен яңартылып тора».

Балаларга татар телен өйрәтү хакында
Казанда яшәүче Минзилә Бәшәрова рус телле балаларны татарчага өйрәтү авыр булудан зарланды. «Шартлар булса да, кызыксындырырлык әйберләр юк. Рус телле балалар өчен телевидениедә махсус уеннар, конференцияләр оештырып булмыймы? Киләсе уку елына шуларны планга кертә алмыйсызмы?» – дип үтенечен җиткерде ул.

«Ел саен рус төркемнәрендә белем алучы укучылар арасында татар теленнән республика олимпиадасы үткәрелә. 2015-2016 уку елында, сәләтле балаларны барлауны кече яшьтән башлау максатыннан, әлеге олимпиада 4-11 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Олимпиадага әзерлек телне өйрәнү өчен шактый зур этәргеч булырга тиеш. Моннан тыш телевидениедә «Учим родной язык – Туган телне өйрәнәбез», «Поем и учим татарский язык» кебек татар телен өйрәтүгә, популярлаштыруга юнәлдерелгән тапшырулар эшләнә. Теләге булган кеше, шушы тапшыруларны карап, сүз байлыгын арттыра, телен чарлый һәм, һичьюгы, үзенең авазларны дөрес әйтү-әйтмәвен чамалап карый ала. Хәзер бу тапшыруларның аудиториясе зур, кызыксынып караучыларның шактый күп икәнлеген беркем дә шик астына куймас», – диде Энгель Фәттахов.

Билге төзәтү турында
«Электрон журналларның барлыкка килүе укытучы эшен бераз җиңеләйтте. Ләкин билге кую системасына үзгәрешләр кертәсе иде. Укучылар алган көндәлек билгеләрне төзәтү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Укучы бүген булмаса, иртәгә килеп, билгесен төзәтергә мөмкин бит… Билге кую системасына үзгәрешләр кертелер микән?» – дип кызыксынды физика укытучысы Хәлим Әлимов.

Министр әйтүенчә, хәзерге вакытта «Татарстанның электрон белем бирү» системасына берникадәр үзгәреш кертелә икән. Аерым алганда, тиздән системада «Минем олимпиадаларым» модуле барлыкка киләчәк. Укучыбыз күтәргән мәсьәлә дә исәпкә алыначак, дип белдерде Энгель Фәттахов.

Балалар бакчасы өчен түләү хакында
«Мин игезәк ике ул үстерәм. 2014 елда без балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли идек. 2015 елда ташламалар бетерелде. Моның сәбәбе нидә икән?» – дип сорады министрдан Казанда яшәүче Руфия Кәримова.

«Бу – муниципаль җирлекләр мәнфәгатенә керүче сорау, – диде Энгель Фәттахов. – Федераль законнар буенча да, Татарстан кануннары нигезендә дә, игезәк балаларга ташламалар каралмаган. Күпбалалы гаиләләр генә ташламага ия. Казан шәһәре үз әмере белән түләп килгән ташлама бу. Бәлки соңгы вакытта финанс кыенлыклар тууга бәйле рәвештә туктатылгандыр».

Социаль ипотека турында
Казан шәһәренең 2нче гимназиясе укытучысы Илмир Гәрәев болай дип шалтыратты: «Социаль ипотека программасы буенча чиратта торучы 35 яше тулмаган укытучыларга 10 процент ташлама ясала, дип ишеткәнем бар иде. Баласы тугач, тагын 200 мең сум күчерелә, дип беләм. Чыннан да шулаймы – укытучылар бу ярдәмнең икесеннән дә файдалана аламы?»

Сорауга җавап итеп: «Соңаргансыз шул, бу программа 2015 елда бетте. Ә менә 200 мең сумны алырга мөмкинлегегез бар әле», – дип юатты укучыбызны Энгель Фәттахов.

Баян турында
Укучыларыбыз министрның шәхси тормышы белән дә кызыксынды. «Энгель Нәвап улының баянда уйнаганын беләбез. Баянны еш кулыгызга аласызмы? Тагын нинди уен коралларында уйный беләсез?» – дип шалтыратты Рәзинә Галиәкбәрова. Бу сорау Энгель Фәттаховка аеруча ошады булса кирәк. Ул, елмаеп, болай диде: «Баянда уйнарга үзлегемнән өйрәндем. Гармун, баян – минем дуслар. Эч пошканда яки туганнар җыелганда татар көйләрен сузып утырабыз».

Калган сорауларга җавапларны «Мәгариф» журналының май саныннан укый аласыз.

Рамилә Уваева.

One thought on “Энгель Фәттахов: «Теләге булган тел чарлый»

  1. Хөрмәтле министрга тәкъдим. Укымый калмагыз!

    «Бетерегез бу БДИны!
    “Илкүләм ата-аналар комитеты” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Бердәм дәүләт имтиханнарын бетерү тәкъдиме белән чыккан. Алар Татарстан бу мәсьәләдә беренче, пилот төбәк булсын дип Президент Рөстәм Миңнеханов исеменә имзлар җыя». Тулырак:

    http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/15337-beteregez-bu-bdinyi.html

    БДИ бирәм дип, укый-укый күзе беткән бер әдәм.

Добавить комментарий