«Яңа елга бүләк белән» бәйгесе җиңүчеләрен 15 гыйнварда беләчәкбез
«Яңа елга бүләк белән» бәйгесенә нәтиҗәләр ясарга бары 5 көн вакыт калды. Бүләкләр дә шәп: көндәлек тормышта кирәк булган техника – чәйнек, миксер, блендер. Бүләк уйнатуда катнашу шартлары бик гади. Б...
«Яңа елга бүләк белән» бәйгесенә нәтиҗәләр ясарга бары 5 көн вакыт калды. Бүләкләр дә шәп: көндәлек тормышта кирәк булган техника – чәйнек, миксер, блендер. Бүләк уйнатуда катнашу шартлары бик гади. Бары тик 2018 елның беренче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша редакциягә юллыйсы гына бар. «Яңа елга бүләк белән» дип язарга һәм элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.
Хатлар 12 гыйнваргә кадәр кабул ителә. Ә 15 гыйнвардә без уңыш елмайган дусларыбызның исемен «Инстаграмм» челтәрендәге сәхифәбез аша туры эфирда беләчәкбез. Катнашырга ашыгыгыз, дуслар!
Комментарийлар