Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлфия Авзалова исемендәге иҗат фестивале

20-22 октябрь көннәрендә “Пирамида” концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге халыкара иҗат фестивале узачак. Анда Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә иҗатчылар һәм хөкемдарлар катнаша...

20-22 октябрь көннәрендә “Пирамида” концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге халыкара иҗат фестивале узачак. Анда Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә иҗатчылар һәм хөкемдарлар катнаша.
Әлфия Авзалова исемендәге фонд мәшһүр җырчының исемен мәңгеләштерү эшен җәелдерә. Җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова фондның инде 2009 елдан ук оешканын, әмма актив эшчәнлеген Әлфия апа вафатыннан соң гына башлаганын әйтте. Октябрдә узасы бәйрәм – нәкъ менә әлеге фонд эшчәнлеге.
Фестивальнең халыкара статуслы итү максатын оештыручылар Әлфия Авзалованың төрле телләрдә чыгыш ясавы белән аңлата.
-Әни җырламаган сәхнә, ул аяк басмаган төбәк безнең илдә калдымы икән? Әни 17 чит телдә җырлый белә иде. Кайсы гына илдә чыгыш ясаса да, аны зурлап, яратып кабул иттеләр. Аңа кушылып җырлыйлар иде. 1978 елда ул Венгриядә а капелла венгрия гаммасын җырлады, шул чагында аны халык җиде тапкыр җырлатты!”-дип искә алды кызы Зөлфия ханым.
Фестивальгә Һиндстан, Палестина, Америка, Уфа артистлары килергә җыена. Монтанада яшәүче бер кыз әни җырлый торган “Күбәләгемне” алып киләм диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ