Әлифбамны яндырырга туры килде…

Рәдинә Ягъфәрова,
Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты

Мин Пермь төбәге Барда районы Бай­авыл мәктәбенең I сыйныфына 1951 елда укырга кердем. Өйдә өлкән сыйныфларда укучы апам белән абыем булганга, мин яшьтәшләремә караганда иртәрәк укырга-язарга өйрәндем.

I сыйныфта безне Гарипов Госман абый укытты. Җыр дәресләрен аның хатыны Кафия апа алып бара иде. Берзаман ул мәктәпкә биек үкчәле зәңгәр туфлиләр киеп килде. Без галош, кирза, резин, киез итек күргәнебез бар, ә мондый аяк киемен – ю-у-ук! Шул вакытта әниемнең әйткән сүзләре истә калган: «Бу туфлинең бәясенә сыер алып була!» Ул заманда авыл җирендә ай саен кулына акча алган кешеләр укытучылар гына иде.

Беренче яртыеллык азагына минем «Әлифба»м өр-яңа килеш калды. Аны ничектер файдаланырга кирәк бит инде. Башыма бер уй килде: аның рәсемнәрен төсле итеп буярга була икән бит! Йок­ларга ятканчы, барлык рәсемнәрне, ялт иттереп, төсле карандашлар белән буяп чыктым. Буялмаган ике бит кенә калган икән. Аның берсендә – Ленин, икенчесендә – Сталин портреты. Ленин бабайның төсле рәсемен күргәнем бул­маганга, шул килеш калдырырга туры килде. Ә Сталинны төсле плакатларда күргәнем бар иде. Фуражкасындагы һәм кителендәге алтын укалы бизәк­ләрне сары төскә, кительнең үзен кө­рән һәм яшел карандашлар белән нәкъ плакаттагыча буядым. Мыегын да каралтып җибәргәнмендер инде. Матур әлифбамны күрсәтеп барысын да шаккатырам дип, иртүк мәктәпкә чаптым. Бәхетемә булгандырмы, сый­ныфташымның абыйсы Мидхәт очрады. Әлифбамны ачуым булды – ул, ысылдап:
– Яшер тизрәк букчаңа! Беркемгә күр­сәтмә! Юкса төрмәгә ябалар сине! Сталинның рәсемен сызгаларга, буярга ярамый! – диде.

Төрмәгә ябылуның нәрсә икәнлеген аңламагангадыр, курыкканымны хә­тер­ләмим. Шулай да, дәресләр тәмамланганчы, беркем белән сөйләшмәдем. Өйдә икәү­дән-икәү калгач, әнигә сөйләдем. Аның коты алынды, өйдәгеләргә сиз­дермичә, «Әлифба»ны иртән мич янганда юкка чыгарырга булдык. Әни караңгы кышкы иртәдә лампа да кабызып тормады, мичкә ягып җибәрде. Тиздән каен утын­нарын ялкын ялый башлады, һәм без «Әлифба»ны, берничә кисәккә өзгәләп, шул ялкын өстенә ыргыттык…

Өлкән сыйныфларда да укытучыларның барысы да белемле, чибәр, безнең турын­да кайгыртып, безнең өчен җан атып йөргән шәхесләр булдылар. Дүрт-биш сый­ныфташымның гына әтисе исән иде, калганнары – сугыш ятимнәре. Күп яшь­тәшемнең туйганчы ашаганы юк, кием-салымнары – өлкәннәрдән калган сәләмә. Укытучылар кайбер балаларга гаиләләреннән яшереп кенә икмәк, пешкән бәрәңге алып киләләр. Без укытучыларга «абый», «апа» дип туганыбызга мөрәҗәгать иткән кебек дәшә идек.

Мин балачагымны, мәктәп елларын бик яхшы хәтерлим. Язылганы – җит­меш ел дәвамында тупланган мизгелләрнең кыйпылчыклары гына. Ләкин алар минем өчен бик кадерле. Юкка гына Франц Кафка: «Хикмәт – мизгелдә. Ул яшәешне билгели», – дип язмагандыр.

«Мәгариф» журналының 2015 елдагы 9 нчы саны материаллары.

 

Добавить комментарий