Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт мәктәпләрендә тикшерү башланды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты тикшерүләр планы нигезендә апрель аенда Әлмәт районының барлык белем бирү учреждениеләрен тикшерәчәк, дип хәбәр итә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты тикшерүләр планы нигезендә апрель аенда Әлмәт районының барлык белем бирү учреждениеләрен тикшерәчәк, дип хәбәр итә «Әлмәт таңы» газетасы. 



Әлеге тикшерү ни өчен нәкъ менә Әлмәткә дә кагылды соң дияр күпләр? Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты җитәкчесе, мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова белдергәнчә, соңгы араларда нефтьчеләр төбәгеннән шикаятьләр дә шактый килгән. Аеруча белем һәм тәрбия бирү оешмаларында ата-аналардан акча җыюлар буенча ризасызлык белдерүчеләр күп булган.


- Барлык бу зарлар да урынлы һәм хак булып чыкты. Шуның өчен дә без Әлмәт районына тикшерүләр белән килергә карар кылдык. Россиянең һәм республиканың югары квалификацияле мөгаллимнәре – барлыгы 47 аккредитацияле эксперт ике ай дәвамында тикшерүне төгәлләр дип уйлыйбыз. Тикшерү барышында барлык документация дә энәсеннән алып җебенә кадәр карап чыгарылачак, мәгариф учреждениесенең матди-техник базасына да игътибар зур булачак. Шулай ук дәресләрне һәм балалар бакчаларындагы шөгыльләрне карау бурычы да куелды. Хәтта укучыларның эш дәфтәрләре дә игътибарсыз калмаячак. Уку-укыту программалары һәм әсбаплары турында инде сүз дә юк, - диде министр урынбасары.


Бердәм дәүләт имтиханнарындагы хилафлыклар һәм 4, 5 нче сыйныфларда укучыларның белемнәрен объектив анализламау, укучыларга билгеләрне арттырып кую буенча кисәтүләр дә департаментны безнең районга килергә этәргән.


- Әлмәт районының моңарчы кара исемлеккә эләккәне булмады. Биредә югары квалификациягә хактан да лаек булган педагоглар хезмәт куя. Тикшерү барышында тайпылышлар һәм хилафлыклар килеп чыккан очракта тиешле актлар төзеләчәк һәм күрсәтмәләр биреләчәк. Кайбер очракларда без ул җитешсезлекләрне төзәтергә билгеле бер вакыт та бирәбез. Безнең максат - җәза бирү түгел, ә беренче чиратта педагогларны дөрес итеп эшләргә, коллективта эшне уңайлы итеп оештыра белергә дә өйрәтү. Методик яктан аларның белемнәрен арттыру бурычын да куябыз, – дип булачак тикшерүләргә һәм аларның эчтәлегенә ачыклык кертте Гөлнара Габдрахманова. – Белем бирү учреждениесенә каралган иң зур җәза – аның лицензиясез калуы. Әмма бу бик сирәк очрый. Алай да шушы уку елында Баулыдагы бер көллияттән лицензияләрен алырга мәҗбүр булдык.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ