Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт районындагы мәдәният йорты директорына хөкем чыгарылды

Әлмәт районы авылларының берсендә фиктив рәвештә танышын эшкә урнаштырып, аның өчен хезмәт хакы алып барган мәдәният йорты директорын хөкем иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокурорының б...

Әлмәт районы авылларының берсендә фиктив рәвештә танышын эшкә урнаштырып, аның өчен хезмәт хакы алып барган мәдәният йорты директорын хөкем иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокурорының баш ярдәмчесе. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза. 


Эш материалларыннан күренгәнчә, директор 2016 нчы елның июль аеннан 2018 нче елның апрель аена кадәр законсыз акча алып барган. Мәдәният йортына китерелгән зыян 170 мең сум тәшкил итә.


Директор үз гаебен тулысынча таныган. Хезмәт вазифасын шәхси мәнфәгатьләрдә кулланган өчен аңа ике еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җазасы бирелде. Моннан тыш, директорга китергән зыянны да кире кайтарырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ