Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә бала мәктәптә бомба булуы турында хәбәр иткән

Әлмәт шәһәрендә полицейскийлар һәм коткаручылар 15 нче номерлы мәктәп укучыларын һәм хезмәткәрләрен, уку йортында бомба куелганлыгы турындагы хәбәрдән соң, эвакуацияләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгъ...

Әлмәт шәһәрендә полицейскийлар һәм коткаручылар 15 нче номерлы мәктәп укучыларын һәм хезмәткәрләрен, уку йортында бомба куелганлыгы турындагы хәбәрдән соң, эвакуацияләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аерым алганда, кичектергесез хезмәтләрнең “112” бердәм номерына бала тавышы белән Шевченко урамындагы мәгариф учреждениесендә бомба куелганлыгы турында хәбәр ителгән. Тиз арада килеп җиткән 65 нче янгын сүндерү часте һәм полиция хезмәткәрләре мәктәп бинасыннан балаларны һәм олыларны эвакуацияләгән. Кинология хезмәте бинаны тикшереп, шартлаткыч җайланма тапмаган.
Хәзерге вакытта полиция бомба турында шалтыратучыны эзли.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ