Әлмәттәге секс-скандалга нокта куелды

Әлмәт шәһәр суды укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергән мөгаллимә Румия Хөсәеновага карата хөкем карары чыгарды. Укытучыны, өч ел сынау срогы белән, өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Моннан тыш, ул алты ел дәвамында укытучылык эше белән шөгыльләнә алмаячак. Дәүләт гаепләүчеләре суд карары белән риза түгел. Алар мөгаллимәне 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган булган.
Инде хәбәр итүебезчә, укучылары белән интим мөнәсәбәттә торган укытучылар турында “Гаилә һәм мәктәп” журналисты Руфия Фазылова журналның ноябрь санында тәфсилле язма әзерләде. Чәчләр үрә торырлык вакыйга Татарстанда гына булмады бит. Яңа уку елы башлануга, мондый хәбәрләр Россиянең төрле мәктәпләреннән килеп иреште. Бүген гауга купкан белем бирү йортларының тормышы ничек икән?

 

Чит илгә качкан?

Мәскәүнең 57нче мәктәбе шәһәрнең иң яхшы биш белем бирү йорты исемлегенә кергән. Элиталы мәктәп. Һәм менә шушы дәрәҗәле уку йортында тарих укытучысы Борис Меерсон дистә еллар дәвамында укучы кызлар белән җенси мөнәсәбәттә торган. Педофил мөгаллим турында бүген төрле фикерләр йөри: берәүләр Меерсонны андый эшкә сәләтле түгел, икенчеләр, бу турыда мәктәп укытучылары хәбәрдар булган, тик дәшмәгәннәр генә, дип саный. Сәбәбе гади – мәктәпнең дәрәҗәле исеменә тап төшерәсе килмәү, имеш.

57нче мәктәп тирәсендә бу шау-шу, бәлки, булмый да калыр иде. Борис Меерсонны уку елы башланганчы ук эшеннән азат иткәннәр. Ләкин шул мәктәпне тәмамлаган журналист Екатерина Кронгуаз социаль челтәргә болай дип язып салды: “Тарих укытучысының укучылар белән гыйшык-мыйшык уеннары турында уналты ел дәвамында белдек. Чынлап та, гашыйк булырлык ир-ат: сөйкемле, белемле. Еллар узган саен аның сөяркәләре яшәрә генә барды… Бу хакта элегрәк язарга уйлаган идем, тик балалары 57нче мәктәптә укыган ата-аналар белем йортының абруен пычратмаска кушты. Мин бик шат, бозыклыкка чик куелды – ул укытучы мәктәптә башка эшләмәячәк!”

Мәскәү журналистының бу сүзләрен киң җәмәгатьчелек күтәреп алды. Эш прокуратурага кадәр барып җитте. Мәктәп директоры Сергей Менделевич эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Борис әфәнде әлеге хәлләргә ниндидер аңлатма бирүдән баш тартты. Шау-шу купкач, Израильгә киткән. Андагы бер журналистка ул: “Психотерапевтта булдым. Ким дигәндә ике-өч ай бу темага сөйләшмәскә куштылар”, – дигән. Израильдә начар даны чыккан мөгаллимне яклаучылар табылган.

Социаль челтәрдә тарих укытучысының бите бар, ләкин анда хат җибәреп булмый. Гаугалы хәлгә һаман да нокта куелмаган. Аңлашыла ки, бу бик четерекле әйбер: кайчандыр булган җинаятьне ачыклар өчен расланган дәлилләр кирәк. Коры сүзләр генә җитми. Ә ул арада тикшерү оешмаларына, Мәскәү шәһәре мәгариф идарәсенә яңа гаризалар, ата-аналар тарафыннан хатлар килә тора.

“Мондый мохиттә эшләп булмый”

Социаль челтәрдә 57нче мәктәпнең аерым төркеме бар. 1 сентябрь көнне мәктәпнең рәсми сайтында директор Сергей Менделевич укучыларга мондый мөрәҗәгать ясаган: “Кадерле коллегалар, укучылар, әти-әниләр! Соңгы арада сез миңа гел бер сорау бирәсез: мәктәптә нәрсә булды? Гаеплеләрне җавапка тартырга кушасыз. Әлеге четерекле сорауларга хәзер үк җавап бирер идем, ләкин бу бик катлаулы мәсьәлә. Җавапка караганда сораулар күбрәк. Шуңа күрә мәктәп укучылары, укытучылар да әлеге хәлгә битараф булмас, дип ышанам. Ак таплар калырга тиеш түгел, ачык сөйләшү кирәк.

Мәктәптәге бу очрак белән тикшерү оешмалары кызыксына башлады. Мин моңа сөенәм генә. Үзем дә гаделлек булуын телим, очына чыгасы килә. Дөреслек нинди ачы булса да, без моны белергә тиеш. Мәктәпнең исеме, даны шуны таләп итә. Әгәр дә минем белән аерым сөйләшәсәгез килсә, электрон адресымны язам…”

Сергей Менделевич уку йортының данын якларга тырышуга, ата-аналар белән сөйләшүләр алып баруга карамастан, сентябрь уртасында мәктәптән китте. Аңа кадәр биш укытучы эшләреннән азат итүне сорап гариза язды. Югыйсә, Борис Меерсон белән бәйле дә булмаганнар. “Соңгы арада мәктәпкә шулкадәр кара ярлык тагылды, мондый мохиттә эшләп булмый”, – дип аңлата алар китү сәбәбен. Ә гаугалы белем йортына директор итеп моңарчы 1581нче лицей җитәкчесе булган Александр Тверской билгеләнде.

“Ул мине унынчы сыйныфта көчләде”

Бүген уку йорты тирәсендә ыгы-зыгы тынып калды. Бары тик 57нче мәктәпне тәмамлаган кайбер укучылар социаль челтәрдәге битләренә аерым сүзләр, мөрәҗәгатьләр яза. Борис Меерсонның укучысы, МДУның тарих факультетын тәмамлаган Александр Танхилевич мәктәпнең хәзерге укучыларына болай дип мөрәҗәгать итте: “Мәктәптәге хәлләрдән хәбәрдар булсагыз, сезгә авырдыр. Без, сезнең яшьтә булганда, тарих укытучысының кыңгыр эшләре турында ым-шымнар йөрде. Тик Борис Марковичны хөрмәт иткәнгә, моңа ышанмадык, дөресрәге, ул сүзләрне ишетмәмешкә салыштык. Кызганыч, бу гайбәт кенә булмаган. Һәм моны танырга кирәк.

Беренчедән, Борис Маркович бик нык ышандыра белә, соклану тудыра торган мөгаллим. Аның турында фикерегезне үзгәртү өчен сезгә шактый вакыт кирәк булачак. Минем, мәсәлән, ун ел узды. Сезнең ул тизрәк булыр дип ышанам.

Икенчедән, Борис әфәнде яхшы тарих укытучысы иде, юк алай түгел… яхшы лектор иде. Шигем юк, тарих өлкәсендә ул сезгә бик кызыклы фактлар сөйләгәндер. Һәм аның сүзләренә карата сездә шик туган икән – юкка, тарихның әлеге укытучыга катнашы юк. Алга таба да бу фәнне өйрәнегез, яратыгыз…”

Меерсонның кайбер укучылары ачыктан-ачык яза: “Борис Маркович мине унынчы сыйныфта көчләде”, “Унберенчедә укыганда аның белән җенси мөнәсәбәткә кердем…” Бу хакта тиешле оешмаларга хәбәр итмәүләрен кызлар: “Сыйныфташлар алдында оялдым” яки “Әти-әнидән, укытучылардан курыктым”, – дип аңлата. Борис Меерсон белән җенси мөнәсәбәттә булган кызларны тикшергәч, психологлар мондый нәтиҗәгә килгән: “Укытучы көчле психолог та булган: кемнедер куркытып, кемнедер ышандырып, укучыларны бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә инандыра алган”.

22 ел төрмә!

Кызганыч, әмма мондый очраклар булгалый. Мисал өчен, узган ел Волгоград өлкәсендә 28 яшьлек ир укытучының 15 яшьлек укучы кыз белән берничә ай дәвамында интим мөнәсәбәттә торганы ачыкланды. Мөгаллимгә карата хөкем чыгарылды, ул ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде һәм аңа өч ел дәвамында укытучылык эше белән шөгыльләнү дә тыела. Ике ел элек нәкъ шундый ук хөкем Пермь өлкәсенең физкультура укытучысына карата да чыгарылган иде.

Башка сыймаслык гаҗәп хәлләр бездә генә түгел, чит илләрдә дә күзәтелә, аеруча АКШта. Укытучылар, ничә яшьтә булуларына карамастан, укучылары белән җенси мөнәсәбәткә керә, үзләренең шәрә яки ярымшәрә фотоларын балаларга җибәрә. Шуны күздә тотып булса кирәк, дәүләт җитәкчелеге бу өлкәдә катгый чаралар куллана. Мисал өчен, тарихта беренче буларак, педофил укытучыны 22 елга төрмәгә утырталар. Бу очрак, чынлап та шаккатыргыч. Инглиз теле укытучысы Дженнифер Фихтер бер мәктәптән икенчесенә күчеп йөргән. Дөресрәге, аны укучыларга карата оятсыз гамәлләре өчен эшеннән азат иткәннәр. Ә ул берничә айдан, рәхәтләнеп, штатның икенче мәктәбенә барып урнашкан. Ләкин Лейкленд шәһәре мәктәбе ата-аналары бу азгынлыкка чик куя: Дженниферның өч укучысы белән интим мөнәсәбәткә кергәнлеген раслыйлар. Судка күптөрле дәлилләр җыялар. Нәтиҗәдә, 2015 елның июлендә Флорида штаты суды 30 яшьлек укытучыны 22 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Тәрбиягә вакыт юк

Әхлак сагында торган укытучылар бүген үзләре башка сыймаслык гамәлләр кыла. Нәрсә бу? Гаепне кайдан эзләргә? Әлмәт мәгариф идарәсендә дә бу хакта фикер алышканнар. Шунда эшләүче белгеч болай диде: “Әхлак дигән төшенчә икенче планга күчте. Укытучылар кәгазь эшенә күмелеп утыра. Бүген эшнең нәтиҗәсе булып, тәрбия түгел, ә БДИ баллары, олимпиадаларда җиңү тора. Укытучыны гаепләп тә булмый, аннан нәрсә таләп итәләр, шуны эшли. Телевизорны ачсаң да бозыклык, Интернетны әйткән дә юк. Менә шуны күреп, карап үскән буын бүген мәктәпкә килде. Эшкә алганда һәр укытучыны тикшерә алмыйсың, кешенең эчендә ни барын белеп булмый. Әлбәттә, моннан соң игътибарлырак булырбыз. Балаларны кечкенәдән әхлак тәрбиясенә өйрәтергә кирәк. Моның белән, балалар бакчасыннан башлап, югары уку йортларына кадәр, барлык белем, тәрбия бирү оешмалары шөгыльләнергә тиеш”.

Әлеге бозыклыкны заман белән генә дә бәйләп булмый. Тарихка күз салсак, укучылары белән җенси мөнәсәбәткә кергән мөгаллимнәр элек тә булган. Дөрес, алар сирәк очраган. Белгечләр фикеренчә, бүген мәктәпләрдәге секс-җәнҗалны күпертеп күрсәтү дә бар: Интернетка куялар да рәхәтләнеп чәйниләр. Ә элек алар район, шәһәр эчендә генә калган.

“Яхшы чакта китегез”

Тәҗрибәле сексолог Анна Котенева бу проблеманы күптәннән өйрәнә: “Пубертат чорга җиткәч, үсмер укытучыга романтик күзлектән карый, – ди Анна. – Кайбер очракта сексуаль фантизиясен дә эшкә җигә. Моннан куркырга кирәкми, бу – гормоннар. Моңа карап кына үсмер башын югалтмый. Ни өчен ул яшьтәшен түгел, укытучысын сайлый соң? Сәбәп гади: мөгаллим укучыны йә кулыннан тота, йә иңбашына кагылып китә. Әлбәттә, укытучы моны махсус эшләми, очраклы гына килеп чыга. Ләкин әле акыл утырмаган үсмергә шул да җитә калырга мөмкин. Үсмерләр бүген яшьтәшләре белән бик аралашмый. Ә укытучысы белән, теләсә теләмәсә дә, сөйләшә. Шул рәвешле, аңа тартыла, ике арада җылы мөнәсәбәт барлыкка килә.

Икенче ягы да бар: үсмерләр бу яшьтә үзләреннән олыларга күбрәк тартыла. Мәктәпкә яңа гына югары уку йортын тәмамлаган укытучы килсә, өлкән сыйныф укучылары шунда ук җанлана. Кайберләре гашыйк та була, сексуаль теләк тә уянырга мөмкин. Бу очракта укытучы үзен тиешенчә тотарга, вакыйгаларның үсешенә юл куймаска тиеш.

Укучыларның гамәле аңлашыла. Ә менә укытучы ни өчен үсмерләр белән җенси мөнәсәбәткә керә соң? Ничек кенә сәер тоелмасын, мөгаллим, чынлап та, укучысына гашыйк булырга мөмкин. Бу – бер очрак.

Чын педофиллар укытучы һөнәрен сайламый, чөнки бу бик куркыныч: шунда ук сизәргә мөмкиннәр. Укучысы белән интим мөнәсәбәткә кергән укытучыны психик яктан тикшерергә кирәк. Күп очракта ул авыру була.

Укытучыларга киңәшем шул: укучылар белән аерым сөйләшергә кирәк булганда, сыйныф ишеге ачык торсын. Шаһит буларак, укучының дустын яки башка сыйныфташын чакырыгыз. Бу начар уйлардан да арындырыр, нахак сүзләрдән дә коткарыр. Әгәр берәр укучыга карата ниндидер хис, аерым караш барлыкка килүен сизәсез икән, яхшы чакта ул мәктәптән китегез. Моның азагы хәерле булмаска мөмкин”.

…Укытучы элек-электән иң дәрәҗәле һөнәр иясе саналган. Алар хәтта кибеткә ипигә чират тормаган. Аның бөтен нәрсәсе: төс-кыяфәте, гамәлләре, гаиләсе дә үрнәк, камил булган. Бүген әлеге кыйммәтләр үзгәреп бара кебек. Әлбәттә, барлык укытучыларга да кагылмый бу. Ләкин аерым бер очраклар шушы мөхтәрәм һөнәр иясенең дәрәҗәсен төшерә. Шуңа күрә очраклы кешеләр булмасын иде мәктәптә. Ә аның өчен педагоглар әзерли торган югары уку йортлары да, мәктәп коллективы үзе дә игътибарлы булырга тиеш, дип уйлыйбыз.

Белгеч фикере

“Гомерлеккә утыртырга мөмкиннәр”

Роберт ТУКТАРОВ, юрист:

– РФ Җинаять Кодексының 134нче маддәсендә әйтелгәнчә, 16 яше тулмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә кергән очракта, 4 елга кадәр төрмә каралган (үсмер үзе каршы килмәгәндә). Җинаять кылучыга аерым төр һөнәр, мисал өчен, укытучылык белән 10 ел шөгыльләнергә ярамый. Әгәр җинаятьче үсмер белән бер җенестә булса, җәза тагын да кырысрак: 6 елга кадәр төрмә һәм 10 ел һөнәрдән аерылып тору каралган.

Үз җенесендәге 14 яше тулмаган үсмер белән азгынлык кылган кешене 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ә җенси мөнәсәбәткә кергән үсмерләр саны икедән артса, 8 елдан 15 елга кадәр төрмә һәм 20 елга кадәр һөнәрдән чикләү каралган.

Әгәр җинаятьче, үсмерләр белән азгынлык кылган өчен инде бер тапкыр җаваплылыкка тартылган булып, яңадан шундый ук җинаять кылса, ирегеннән гомерлеккә мәхрүм калуы да бар. Бу – иң зур җәза.

Әгәр олы кеше, 16 яшькәчә үсмер белән җенси мөнәсәбәткә кереп, соңыннан аңа өйләнсә, җаваплылыктан азат ителергә дә мөмкин.

Моның икенче ягы да бар: җенси азгынлыкта гаепләп, олы кешегә карата нахак сүз чыгаручыларга, РФ Җинаять Кодексының 306нчы маддәсе нигезендә, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фотосурәтнең чыганагы: aif.ru

Добавить комментарий